Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Байларда авылдашлар җыелышып Каран чишмәсен ачкан

Татарстанда барлыгы 3 мең 100 чишмә бар, шуларның 210 ы безнең Тукай районына туры килә. 2016 нчы елның 29 нчы маенда Тукай районы Югары Байлар авылында Каран чишмәсе ачылды. Җир йөзендә мәңгелек кыйммәтләр күп. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, чишмәләребез. Кеше гомере буе аның тылсым көченә таянган һәм алардан көч алып...

Татарстанда барлыгы 3 мең 100 чишмә бар, шуларның 210 ы безнең Тукай районына туры килә. 2016 нчы елның 29 нчы маенда Тукай районы Югары Байлар авылында Каран чишмәсе ачылды.

Җир йөзендә мәңгелек кыйммәтләр күп. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, чишмәләребез. Кеше гомере буе аның тылсым көченә таянган һәм алардан көч алып яшәгән. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый ул чишмә. Чулпы чылтыравы да, кыңгырау чыңы да бар ул тавышлар арасында. Чишмәләрнең моңлы чылтыравын үсеп җиткәч кенә анлыйбыз. Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, таң каласың. Ә аның суын эчеп карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. Авылда туып үсеп, чит төбәкләрдә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Бала чактан ук тәмле чишмә суын эчеп, кошлар сайравын тынлап, күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә шул чишмәләр тарта.

Тукай районы Югары Байлар авылы үзенең гүзәллеге, матурлыгы, уңган, тырыш, хезмәт сөючән халкы белән аерылып тора. Авылга килеп керүгә үк бизәкләп эшләнгән тәрәзә кәрнизләренә карап, йортларның төзеклегенә һәм халыкның тырышлыгына карап сокланмый кала алмыйсың. Һәр авылның үз чишмәсе бар, үзе яшәгән урынның тарихы белән кызыксынадыр. Чишмә тарихы турында Халиса апа сөйләп узды. Яңа гына төзекләндерелгән Каран чишмәсе ни тора! Берсеннән берсе серле, кызыклы исемнәр каян килеп чыккан соң, кемнәр кушкан аларны? Каян килеп чыккан һәм ни өчен "Каран" чишмәсе дип исем кушканнар? Чишмә чокыр эчендә урнашкан. Ул чокырны элек-электән үк "Каран" чокыры дип йөрткәннәр. Каран чокырыннан чишмә саркып чыкканга күрә, аңа "Каран" чишмәсе дип исем кушканнар. Әби-бабайларыбыз "Каран" чишмәсенең суын дару белән тиңләгәннәр, шифалы су дип йөрткәннәр. Авыру кешеләр дә "Каран" чишмәсе суын эчсәм, терелер идем дип әйтә торган булганнар.

"Каран"чишмәсен ачу тантанасы кыңгыраулы һәм чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җигүле атны кул чабып каршы алу белән башланып китте.

"Каран" чишмәсен авылыбызның имам-хатибы Харис хәзрәт үзенең догалары белән ачып җибәрде. Коръәннән сүрәләр укыды. Дога укылып, эчтәлекле вәгазь сөйләнгәч, көтелгән дулкынландыргыч мизгелгә дә чират житте. Чишмәгә керүче юлдан кызыл тасманы ашыкмыйча кисеп, "бисмилла"-ны укып саф судан авыз иткәч, бәйрәмнең икенче өлеше башланды. Чишмә ачылу тантанасын безнең белән уртаклашырга дип Тукай муниципаль районы мәдәният җитәкчесе Октябрина Әюпова да килгән иде, аның тормыш иптәше Таһир әфәнде бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр фотосурәткә төшереп торды. Үз изгелекләре үзләренә изгелек булып кайтсын.

"Каран" чишмәсен терелтеп, төзекләндереп, бизәп, кабат авыл халкына бүләк итүче ­- авылыбызның мөхтәрәм кешесе, үз вакытында имам-хатибы булып торган Нагыймулла агайның кызы Равия һәм кияве Нәҗип Галимовлар. Алар әтисе теләген хөрмәт итеп, шушы "Каран" чишмәсен торгызу өчен матди ярдәмнәрен күрсәттеләр. Ләкин матди ярдәм булсада, бу эшкә алынырга теләүчеләр табылмый торды. Шулай да авылыбызның мөхтәрәм кешесе Хаҗиев Хәкимҗан абый 4-5 җиргә чокыр казып карый һәм чишмә өчен иң яхшы урын шушы булыр, дип улы Фәриткә күрсәтә. Шушы урыннан саркып чыккан чишмәнең суын анализга җибәрәләр һәм суның сыйфаты яхшы була. Хакимҗан абый фатихасы белән Равия һәм Нәҗип Галимовлар, Фәрит Хаҗиев, Рәсим Гильфанов, Габделразак Дульфануров, Әбүзәр Зарипов, Ильназ Мусавиров, Ильназ Нурмухаметов, Нәфис Хаҗиев һәм Назлыгөл Хаҗиева жиң сызганып эшкә тотыналар. Ильдар абый Һидиятуллин юлларын тигезли. Нагыймулла абый белән Роза апаның улы Рәфыйк гаиләсе белән, икенче кызлары Сания гаиләсе белән "Каран" чишмәсен торгызуда зур тырышлык күрсәттеләр. Авылда туган бала гына авыл жанлы, табигатьне яратучы булып кала белә. Киң күңелле һәм ярдәмчел булганнары өчен авыл халкы аларга бик зур рәхмәтләрен җиткерде.

Чишмәләрдә кеше язмышы диләр. Алар чисталык, сафлык, пакълек билгесе. Безнең эшне хөрмәтләп, киләчәк буын да жир байлыгын саклый, кадерли белсеннәр иде, Чишмәләрне чистарту, торгызуны һәйкәл кую белән тиңләр идем. "Каран" чишмәсе авылыбызның күрке, горурлыгы, байлыгы булып саналсын иде. Чишмәбез киләчәк буынның, гомумән халыкның ял итү урынына әверелсен иде. Туган табигатебезне, чишмәләребезне саклау- барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, киләчәктә дә чишмәләребезне карап, чистартып торыйк. Авылыбызда чишмәләр җыры тынмасын! Туган якның чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар!

Татар халкынла бәйрәм милли ашларсыз үтми. Чишмә янындагы өстәл чәк-чәк, бәлеш, коймак сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Самоварларда чишмә суы кайнап торды. Сәлимә апа учак ягып, ботка пешереп, авыл халкын сыйлады.

Бәйрәмне дәвам итеп, авылыбыз үзешчәннәре чыгыш ясадылар. Татар моңы белән сугарылган концерт халык күңеленә хуш килде.

Әлеге бәйрәмне оештыруга клуб мөдире Әлфия Файзелхак кызы Дульфанурова, китапханә мөдире Гөлсинә Хаҗиева зур тырышлык куйганнар. Бәйрәмне Венера Зарипова алып барды, аннан башка бернинди бәйрәм дә, кичә дә узмый. Әлфия белән Гөлсинә һәм Венера булганда авылыбыз гөрләп тора, чәчәк ата. Авыр, ләкин мактаулы эшегездә зур уңышлар, гаиләләрегезгә исәнлек, саулык телибез. Рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетергесез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә.

Чишмә, чишмә жырла җырыңны, тынласыннар бишек моңыңны,- дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә, дип яза Югары Байлар авылыннан Алсу Хаматова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев