Югары Байларда Чернобыль фаҗигасен искә алу көнендә шул фаҗига шаһиты Салия Халиуллина белән очрашу оештырганнар
Без, мәдәният хезмәткәрләре, 26 апрель - нурланыш һәләкәтләрендә һәм казаларында һәләк булганнарны искә алу көнне авылдашыбыз Салия апа янына, өйләренә юл тоттык. Алар безне бик җылы, якты йөз белән, күптән көткән кунак шикелле каршы алды, сөенде : "Яхшы килдегез әле, рәхәт булып китте", - диештеләр. Бүгенге көндә Чернобыль мәхшәрен кичкән...