Яшьлеккә кайткандай булдык
Район ветераннарының «Йолдыз» клубы актив эшләвен дәвам итә. Нинди генә кызыклы чаралар үткәрелми. Инде өлкән яшьтә булсалар да, спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә булмасын, сәяхәтләр, очрашулар булмасын - барысына да өлгерәләр. Әледән-әле шахмат-шашка ярышлары үткәрелә, теләгән кеше компьютер классына йөри, бәйрәм очрашулары югары хәзерлектә уза.