Тукай районының “Гиндукуш” музее ТР Бөек Ватан сугышы мемориал музее белән хезмәттәшлек итәчәк
Тукай районының Иске Абдул авылында урнашкан "Гиндукуш" музее җитәкчесе Резеда Гарипова һәм Тукай районының хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов Казан шәһәре Бөек Ватан сугышы мемориал музее җитәкчесе, тарихчы, эзтабар Михаил Черепанов белән очрашты. Сөйләшү ике музей арасында хезмәттәшлек турында барды. Михаил Валерьевич бик кызыклы, күпкырлы шәхес, ул...