20 апрель 2016 яңалыклары
-
Машина йөртү хокукын кире кайтару җиңел түгел
Район ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләргә искәртә: транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр таныклыкларын бу турыдагы суд карары үз көченә кергәннән соң өч көн эчендә бүлеккә китереп тапшырырга тиешләр. Мәхрүм итү вакыты чыкканчы ул шунда сакланачак. Таныклыкны билгеләнгән срокта тапшырмаганда мәхрүм итү вакыты өзелә. Ул машина йөртүче таныклыгын...
-
Кнәзлеләр эшкә күмәкләшеп тотынды
Кнәз авыл җирлегендә торак пунктның халәтен яхшырту максатыннан, «Поселогыбызны гел чиста тотыйк» дип исемәнгән акция булып үтте. Безнең төп бурыч - бар җирдә тәртип урнаштыру, кар астыннан чыккан яфракларны җыю, чүп-чардан арындыру булды. Әлеге акциядә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова җитәкчелегендә авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук...
-
Армия хезмәтенең кирәклеген аңлаучылар арта, ләкин качып йөрүчеләр дә аз түгел
Хәрби хезмәткә язгы чакырылышта районнан 40 егет армиягә алыначак. Апрель башына армиягә чакырылу яшендәге 878 егет хәрби исәптә тора. Аларның яртысыннан күбрәгенә, 53 процентына, укуын дәвам итү сәбәпле, хәрби хезмәтне вакытлыча кичектерү бирелгән. Апрельнең беренче атнасыннан хәрби комиссариатта чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Комиссиянең әлегә ике утырышы үтте. Егетләрнең 23е армия...
-
«Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» акциясенә кушыл
16 апрельдән 9 майга кадәр гражданлык позициясен, социаль җаваплылык, бердәмлек, мәрхәмәтлелек хисләрен формалаштыру максатыннан, шулай ук яңа идеяләр барлыкка китерү, гражданлык активлыгын күтәрү өчен республикада акцияләр старт ала: 16-23 апрельдә - «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы», 24-30 апрель көннәрендә - табигатьне саклау идеяләрен пропагандалау максатыннан экологик акция, 1-9 майда исә - «Җиңү...
-
Риф Имамов – ел хәйриячесе
Ел саен республикада «Ел хәйриячесе» дип аталган конкурс үткәрелә. Бәйгенең 2015 ел җиңүчеләрен 14 апрель көнне башкалабызның «Корстон» күңел ачу үзәгендә бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Районнан әлеге чарага барган делегация составында район башлыгы Васил Хаҗиев, «Гигант» ҖЧҖ директоры Риф Имамов, Күзкәй авылыннан күп балалы Мурдиновлар гаиләсе...
-
Гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм программасы буенча конкурс үтә
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015 - 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә. Документлар һәм гаризалар 19 апрельдән 10 майга кадәр кабул ителә.