19 июль 2026 яңалыклары
-
Тукай районы укытучысы туган телләрне саклау буенча республика бәйгесендә җиңде
Мусабай-Завод урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Лилия Равил кызы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән педагогик проектлар бәйгесендә җиңде.
-
Бикләндә өлкәннәр очрашуы узды
Биклән авылы мәдәният йортында «Тарихыбызга кайту, үткәннәрне искә алу» исемендәге җылы очрашу кичәсе оештырылды. Авыл тормышының үткәнен һәм бүгенгесен бәйләүче бу чарага биредә гомер итүче хөрмәтле өлкәннәр, ветеран укытучылар һәм дин әһелләре җыелды.
-
“Хатын сине аңлый мени ул...”
Казаннан кузгалып китүгә автобус эчендә яңгырый башлаган тавыш Чаллы автовокзалына кадәр дәвам итте. Юк, ызгыш-талаш түгел, ә шофер янындагы утыргычта бик көр кыяфәттә бертуктамый сөйләшеп барган ир-егетне күздә тотуым. Сизелеп тора: юлга чыгар алдыннан әйбәтләп кенә тамак чылатып алган. Шунысы бар: ул ямьсезләнеп сөйләшми, телендә сүгенү сүзләре дә юк. Кайбер автобуста пассажирлар өчен юл буе телевизор эшләп барса, бүгенге сәяхәттә телевизорны шушы ир алыштырырга җыенган диярсең. Аңлавымча, ул таныш шоферы янына “куян” булып кына менеп кунаклаган. Аның бертуктамый телефоннан сөйләшүен, өч сәгатьлек монологын (шоферның ара-тирә сүз кыстырып баруын исәпкә алмасак) тыңлап баруга дучар ителгәч, язмыш китабының берничә бите минем дә күңелемә сызыла барды. Укучы гафу итсен, бу язмада эзлеклелек тә, аерым гына бер гыйбрәтле вакыйга да күзгә чалынмаска мөмкин...
-
Чиядән тәмле пирог
Якыннарыгызны җәй тәме килеп торган пирог белән сөендерергә теләсәгез, бу рецепт нәкъ сезнең өчен. Чәй янына моннан да тәмлерәк ризык табуы кыен булыр.
-
Татарстанда бүген 27 градуска кадәр җылыта
Бүген, 19 июльдә республикада һава торышында зур үзгәрешләр булмаячак.