19 май 2015 яңалыклары
-
Мусабай Завод авыл җирлегендә праймериз үтте (фото)
18 май көнне Мусабай Завод авыл җирлегендә узган партия эчендәге алдан тавыш бирү (праймериз) вакытында җирлекнең вәкиллекле органына депутатлыкка кандидатлар үзләре белән таныштырды. Аннан соң, яшерен тавыш бирү уздырылды. Мондый алдан тавыш бирү барлык авыл җирлекләрендә үтәчәк. Шул рәвешле «Бердәм Россия» партиясе сентябрь аенда үтәчәк муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлаулар...
-
Тукай районының “Гиндукуш” музее Сармандагы семинарда катнашты (фото)
Һәр елны 18 май көнне бар дөньядагы музей хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. !әр елны бәйрәм билгеле бер темага багышлана. 2015 ел шигаре - "Музейлар һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше". Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда шушы көнгә багышланган, "Туган ягым" дип аталган фәнни-гамәли семинар үтте. Анда...
-
Бәткедән – унҗиде, Круглое Поледан унбиш кеше депутат булырга тели
Муниципаль сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясе районның авыл җирлекләрендә праймеризлар, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирүләр үткәрүен дәвам итә. Узган атнаның җомгасында Бәтке һәм Круглое Поле җирлекләрендә район советына депутат булып сайланырга теләүчеләр халык белән очрашты. Праймеризларда ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның ярдәмчесе Наил Лотфуллин да катнашты. Бәтке авыл...
-
19 май – Татарстан матбугаты көне. Һөнәри бәйрәмегез белән!
Район сулышын, авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәттә үткән һәр көнен, дөньядагы яңалыкларны күп еллар дәвамында яктыртып баручы «Якты юл» ("Светлый путь") газетасы редакциясен, ижат коллективын, газета ве-тераннарын һәм хәбәрәчеләрен чын күңелдән ТР Матбугаты көне белән котлыйм. Күңелләрегездә иҗат ялкыны, рухи балкыш сүрелмәсен, каләмегез үткен, йөгерек, сүзләрегез күңелләрне кузгатырлык, уйландырырлык булсын. Газетаньң...
-
Яшь тукайлыларның бал корты турындагы рәсемнәрен Германиядә үтәчәк бәйгегә җибәрәчәкләр (фото)
17 май көнне Чаллы шәһәрендә "Бал кортын сакла - планетаны саклыйк" дип аталган халыкара рәсем бәйгесенең җирле этабына йомгак ясалды. Анда Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Тукай районыннан 70 якын бала катнашты. Иске Ерыклы авылының "Бал кортлары" иҗат коллективыннан кызлар-малайлар бу чарада актив катнашып, 1,2,3 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. "Дуслык"...
-
Туктап торган фура артына кергән
18 май көнне кичке сәгать 4тә Яр Чаллы - Зәй трассасының җиденче километрында зур тизлектә барган «ВАЗ-21101» машинасы юл кырыенда туктап торган фура артына килеп керә. Нәтиҗәдә «унлы»ның 21 яшьлек йөртүчесе, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче егет, авыр җәрәхәтләр алып, икенче дәрәҗә кома хәлендә больницага озатыла.