18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Клара Булатова юбилее уңаеннан бәйге игълан ителә
Шагыйрә Клара Булатованың 80 яшьлек юбилеена багышлап, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы "Идел" яшьләр үзәге белән берлектә "Дулкыннар" республикасы бәйгесе игълан итә. Анда "вокал","рәсем сәнгате", "оркестр һәм ансамбльләр", "нәфис сүз" юнәлешләре буенча мәктәп укучыларыннан алып югары уку йортлары студентларна кадәр яшьтәгеләр көч сынаша ала. Аның сайлап алу туры...
-
Тукай районының балалы гаиләләренә ярдәм
Ел саен 1 гыйнвардан пособиеләр берникадәр арттырыла. Федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре агымдагы елда да үзгәрде. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме хәзер 14 497 сум тәшкил итә (2015 елда 13 742 сум иде). Яшь ярымга кадәр бала караган әниләргә айлык пособие күләме артты....
-
Тлянче Тамак авылында тәҗрибәле укытучы Рафаиль Төхватуллин, танылган шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды (фото)
16 январь көнне Тлянче Тамак авылы китапханәсендә атказанган мәдәният хезмәткәре ,Татарстаннын атказанган укытучысы, Рафаиль Төхватуллин,Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара апа Булатова белән очрашу кичәсе үткәрелде. Халык күнелен яулап алган шагырьләр дә табигатьнең гүзәл,сирәк бүләкләре бит. Якты ,саф чишмә кебек бәреп чыккан...
-
Новотроицкое һәм Белоус авылларында Качману бәйрәменә бәке ясыйлар
Христиан динен тотучыларның олы бәйрәме - Качману якынлаша. Ул ел саен 19 гыйнварда бәйрәм ителә. Качману көненә Новотроицкое һәм Белоус авылларында изге суга чуму өчен бәкеләр ясала. Новотроицкое авылында бәке элек күлдә ясалган булса, быел ул ясалма булачак һәм чиркәү кырыенда урнашачак. Чиркәүдә гыйбадәт кылу иртәгә, 19 гыйнвар көнне сәгать...
-
"Гиндукуш"та быел тәүге кат музей Советы җыелышы узды
Яңа, 2016 елга аяк бастык. Яңа елда яңа эшләр, яңа планнар... Музей Советы яңа елда эшен башлап җибәрде. Бу кичтә хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешма активистлары, музей Советы членнары җыелган иде. Алар яңа елга максат һәм бурычлар куйдылар, эш юнәлешләрен билгеләделәр. Әйтергә кирәк, "Гиндукуш" музее һәрдаим аларның төрле яклап ярдәмен...