17 май 2017 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаев: «Кибеткә чыкканда 80-100 меңләп акча туздырам»
- Бик каты авырып алдым, үләм дип торам. Май бәйрәмнәрендә кеше ял иткәндә, мин температура белән башымны да күтәрә алмый яттым. Кыш буе витаминнар эчеп, сакланып кына йөргән идем, ахырда барыбер вирус аяктан екты. Хәзер хәлләндем инде. Май ахырында Дубайга барып кайтырга иде. - Анда шоппингларга чыгарга җыенасыңмы? - Юк,...
-
Вак бәлеш рецепты
Әче камыр әзерләп 90г чамасы кисәкләргә бүләләр һәм чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр. Бәлеш эче өчен дөге бүрттереп саркыталар. Чи итне вак итеп турыйлар, бүрттергән дөге, вак итеп туралган суган, эреткән май өстиләр, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгаталар. Һәр җәймәнең уртасына эч салалар, кырыйларын күтәреп, бөреп куялар, өстен аз...
-
Татарстанда җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага җылы һава торышы әйләнеп кайтты. Алдагы берничә көндә төнге кыраулар инде көтелми. 18 майда төнлә бераз яңгыр явачак, көндез - явымсыз. Һава температурасы төнлә - +4..+9, көндез +17..+22 градус җылы булачак. 19 майда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, төнге сәгатьләрдә -...
-
Тылда фронт тоткан Тукай районы ветераны кунаклар кабул итте
Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ТР Дәүләт аклкоголь инспекциясенең Яр Чаллы төбәгендәге эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Муллина җитәкчелегендә тыл хезмәтчәне - Күперле авылында яшәүче Сәетгәрәй Сафа улы Хәсәншинны Җиңү көне белән котларга бардылар. Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшьтә була...
-
Тукай районы җир һәм милек палатасы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Альфред Мингалимов билгеләнде
Бүген җир һәм милек палатасы рәисе Татьяна Тедеева үз теләге белән эштән китте. Бу турыдагы карар белән Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев таныштырды. Ул Татьяна Олеговнага күп еллык хезмәте өчен рәхмәтен белдерде. Район җир һәм милек палатасы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Альфред Мингалимов билгеләнде.
-
«Якты юл»га язылучыга – телевизор
«Татмедиа» АҖ 15 майдан газета-журналларга язылучылар арасында «Абунәчегә - телевизор» дигән акция игълан итә. Анда катнашу өчен 2017 елның икенче яртысына «Татмедиа»ның өчтән дә ким булмаган басмасына язылырга кирәк. Язылуны почта, редакция яки Интернет аша (шул исәптән дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан) башкарырга була. Газета яки журналны 6 айдан да ким...
-
Район игенчеләре алдына бу атнада бөртекле культуралар чәчүне төгәлләү бурычы куелды
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов язгы чәчүнең барышы белән таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, районда язгы чәчү 74 процентка башкарылган. 33 мең гектардан артык мәйданда язгы культуралар чәчелгән. Шул исәптән, 23 мең гектар - бөртекле, 6,6 мең гектар - азык культуралары, 3,5 мең...
-
Тукай районы Күзкәй авылында яшәүче Сазхиевлар гаилә бәйрәмнәрен үткәрделәр
Тукай районы Күзкәй авылында яшәүче хөрмәтле гаилә, 7 бала үстереп, бүгенге көндә 12 онык һәм 4 оныкчыкларына куанып яшәүче, иң күп китап укучылар - Рәсмия һәм Әзһәм Сазхиевлар шушы көннәрдә гаилә бәйрәмнәрен - 54 ел бергә гомер итү көннәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан китапханәче Тәнзилә Шәйхнурова юбилярларда кунакта булган, аларны...
-
Иртәнге ашка тәмле итеп ботка пешерәбез
Ул - әкиятләрдә иң күп телгә алынган азыкларның берсе. Димәк, аны халыкта элек-электән яратканнар, гаилә өчен генә пешермичә, хәтта туй кунакларына да әзерләгәннәр. Ботканы солы, борай, тары, карабодай, дөге, манный ярмаларыннан әзерлиләр. Ул чагыштырмача тиз һәм җиңел әзерләнә. Ботка өчен майның әһәмиятен күрсәтеп, «майсыз ботка авыз ерта» диләр. Ботка өчен...