16 август 2016 яңалыклары
-
Куадыда теннис буенча көч сынаштылар
Шушы көннәрдә Куады авыл клубында яшүсмерләр арасында теннис ярышлары уздырылды. Беренче урынны Тимур Госманов яулады. II урында - Артур Зарипов, III урында исә Таһир Сафин калдылар. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды, дип язган Куады авылының клуб мөдире Гөлшат Хәсимова.
-
Күзкәй авылы балалары әкиятләрне 2016 секунд эчендә укыды
Күзкәй авыл китапханәсендә балалар өчен «2016 секунд уку!» дип исемләнгән акция үтте. Кичке якта, спорт мәйданчыгында ял итәргә, уйнарга дип җыелган балаларга «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере», «Тылсымлы куллар» журналларыннан 2016 секунд буена әкиятләр укылды. Укып бетерелмәгән әкиятләрнең дәвамын белер өчен балалар, әлбәттә, китапханәгә килер дип өметләнәбез, дип хәбәр итте безгә...
-
Кино турында сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләре дә кино артистлары булып карадылар
Кнәздә Кино елына багышланган «Яраткан героеңны танып бел» дигән бәйге уздырылды. Балаларга кинематография һәм Россия кино сәнгатенең тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләнелде. Мәсәлән, Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елда булган. Әлеге кинолента режиссер Владимир Ромашковныкы булган. Әлеге фильм 7 минут кына барган. Ә төсле фильм экраннарга 1925 елда чыккан. Танылган...
-
Халык җыеннары Түбән Суыксудан башланды
Кичә районда халык җыеннары башланды. Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында үткән шундый чараларның беренчесенә Түбән Суыксу, Борды, Мусабай Завод авыл җирлекләрендә яшәүчеләр килгән иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев җыенга килүчеләргә бүген районның гомуми хәле турында сөйләде, 2030 елга кадәр стратегик үсеш программасына кагылды, хәл итәсе прооблемаларга тукталды, бу бигрәк тә...