Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык җыеннары Түбән Суыксудан башланды

Кичә районда халык җыеннары башланды. Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында үткән шундый чараларның беренчесенә Түбән Суыксу, Борды, Мусабай Завод авыл җирлекләрендә яшәүчеләр килгән иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев җыенга килүчеләргә бүген районның гомуми хәле турында сөйләде, 2030 елга кадәр стратегик үсеш программасына кагылды, хәл итәсе прооблемаларга тукталды, бу бигрәк тә...

Кичә районда халык җыеннары башланды. Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында үткән шундый чараларның беренчесенә Түбән Суыксу, Борды, Мусабай Завод авыл җирлекләрендә яшәүчеләр килгән иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев җыенга килүчеләргә бүген районның гомуми хәле турында сөйләде, 2030 елга кадәр стратегик үсеш программасына кагылды, хәл итәсе прооблемаларга тукталды, бу бигрәк тә яңа участокларны инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итүгә кагыла. Алда торган РФ Дәүләт Думасына сайлауларның никадәр мөһим кампания булуын ассызыклады, райондашларны анда катнашырга, битараф калмаска чакырды.

Халык белән очрашулар барысы сигез авылда узачак. Киләсе җыен 19 августта Яңа поселогы мәдәният йортында Калмаш, Әҗмәкәй, Кече Шилнә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен үтәр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев