Яңалыклар
Кино турында сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләре дә кино артистлары булып карадылар
Кнәздә Кино елына багышланган «Яраткан героеңны танып бел» дигән бәйге уздырылды. Балаларга кинематография һәм Россия кино сәнгатенең тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләнелде. Мәсәлән, Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елда булган. Әлеге кинолента режиссер Владимир Ромашковныкы булган. Әлеге фильм 7 минут кына барган. Ә төсле фильм экраннарга 1925 елда чыккан. Танылган...
Кнәздә Кино елына багышланган «Яраткан героеңны танып бел» дигән бәйге уздырылды. Балаларга кинематография һәм Россия кино сәнгатенең тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләнелде. Мәсәлән, Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елда булган. Әлеге кинолента режиссер Владимир Ромашковныкы булган. Әлеге фильм 7 минут кына барган. Ә төсле фильм экраннарга 1925 елда чыккан. Танылган «Броненосец Потемкин» дип исемләнгән киноны Сергей Эйзенштейн төшергән. Тарихи белешмәләр белән танышкач, балалар төрле илләрнең әкият геройларын танып белү бәйгесендә, кино артистлары турындагы викторинада катнаштылар. Яшүсмерләр әлеге биремнәрне бик тиз арада үтәделәр. Алар геройларны, кино һәм мультфильмнарның исемнәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә Алена Ашуева, Азалия Садыйкова, Крестина Ерхова, Виолетта Миннекаева, Жасмин Гафиятуллина, Сабина Сафиуллина, Гөлназ Ихтисанова җиңүче дип табылды. Әлеге чара барлык баланың да күңеленә хуш килде, аларның белемнәрен тагын да арттырды, - дип язган Кнәздән хәбәрчебез Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев