16 март 2017 яңалыклары
-
Казанда кулга алынган скинхедлар тагын ике һөҗүм ясауларын раслаган
Ике факт буенча да «Хулиганлык» маддәсе нигезендә җинаять эшләре кузгатылган. Казанда Чад Республикасының 24 яшьлек КФУ студентын үтерүдә шикләнеп кулга алынган скинхедлар тагын ике һөҗүм ясауларын раслады, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. Тоткарланучылар сүзе буенча, алар 2016 елның 23 декабрендә кичке сәгать сигезләрдә Ямашев...
-
Тукайлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
24 мартта «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия күләмендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Татарстан Республикасында бу көнне Россия Президентының Татарстандагы кабул итү урынында, «Бердәм Россия» партиясенең региональ җәмәгать кабул итү урынында, Татарстан Республикасы Җәмәгать кабул итү палатасында, «Бердәм Россия» партиясенең район (шәһәр) бүлекчәләрендә, шулай ук Россия юристлары ассоциациясенең Казан,...
-
Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары тукайлыларны Түбән Камада кабул итә
23 март көнне 12.00 сәгатьтән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Түбән Кама бүлегендә Татарстан Республикасы Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Габделхак улы Мәсәллимов халыкны кабул итә. Чарага тукайлылар да чакырыла. Тикшерү бүлеге Түбән Кама шәһәрендә, Студентлар урамы, 7нче йортта урнашкан. Кабул итүгә алдан язылу мәҗбүри. Телефоннар: 8 (8552)...
-
Районда I Спартакиада уза
Район авыл җирлекләре арасында I Спартакиаданың уздыру максатлары: физик культураны һәм спортны пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару; яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә өндәү. Спартакиада түбәндәге спорт ярышлары буенча уздырыла: шашка һәм шахмат буенча район чемпионаты; чаңгы ярышлары буенча район чемпионаты; пневматик винтовкадан ату буенча район чемпионаты; алкалы хоккей буенча район...
-
Тукай районы гаилә тормышы юбилярларын бәйрәм тантанасына Лимузинда алып килделәр
-
Керемнәргә декларация тутырырга соңга калмагыз
Шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар, шәхси практика белән шөгыльләнүче физик затлар салым органына керемнәреннән декларация тапшырырга тиеш. Шулай ук 2016 елда милек, кыйммәтле кәгазьләр, устав капиталы өлеше сатудан, фатирын, бүлмәсен һәм башка биналарын арендага бирүдән, бүләк алудан, лотереяда отудан алынган һ. б. шундый керемнәрдән дә 2017 елның 2 маена кадәр декларация...
-
Мөрәҗәгатьтә ялган мәгълүмат ачыкланса, судка бирергә мөмкиннәр
2017 елның 1 гыйнварыннан гражданнарның дәүләт һәм муниципаль күзәтчелек органнарына юлланган электрон мөрәҗәгатьләре идентификация һәм аутентификация бердәм системасы (ЕСИА) аша авторизация үтәргә тиеш. Гаризаның аноним булуы, мөрәҗәгатьнең ялган мәгълүматның ачыклануы тикшерүне туктатуга сәбәп булырга мөмкин. Шул ук вакытта, мөрәҗәгатьне тикшерү барышындагы чыгымнарны кайтару өчен күзәтчелек органы гариза язучыны судка бирергә...
-
Салават Фәтхетдинов: «Популярлык миннән мәңге китмәячәк»
«Телне, динне һәм милләтне бары тик язучы белән җырчылар гына саклап кала ала. Башка юл юк. Бу - татарларның да, башкортларның да уртак проблемасы», - дип сүз башлады ул. Уфада Салават Фәтхетдиновның Башкортстанда узачак концерт туры уңаеннан тәүге матбугат конференциясе узды. Җырчы түгәрәк өстәл артында ике сәгать дәвамында төрле темаларга...