15 февраль 2018 яңалыклары
-
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә катнашучылар
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының Алабуга зонасы ярышларында Боерган авылы китапханәчесе Флудә Сәлимова (номинация «"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият"»), Теләнче-Тамак мәктәбе укытучысы Чулпан Әхмәтшина (номинация «Хатын-кыз - лидер») көч сынаштылар. Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Зиля Рахимьяновна Валеева ачып җибәрде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
-
Русча сөйләшә торган Раминә татар шигырьләрен сөйли
Русча сөйләшә торган Раминә татар шигырьләрен сөйли
-
Нәкыйп Хафизов: «Кая алып барганнарын үзебез дә аңламадык»
Иске Абдул авылыннан Нәкыйп Хафизов Әфган сугышының башына ук эләгүчеләрнең берсе. Армия сафларына ул 1979 елның 19 апрелендә алына. Ике ел да бер ай дәвам иткән хәрби хезмәтенең сигез аен Нәкыйп Әфган җирендә уздыра.
-
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны очрашуга чакыралар
16 февраль көнне Бәтке авылында Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгару көненә багышланган бәйрәм тантанасы оештырыла. Чарага хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан барлык ветераннар, солдатларның әти-әниләре, шулай ук сугыш кырларында газиз кешеләрен югалтканнарның барча якыннары һәм туганнары чакырыла. Бәйрәм чарасы сәгать 10да башлана.
-
Газетаның басылып чыгу көне үзгәрә
Киләсе атнада укучылар газетаның бары тик бер генә санын алачак. Бу календарьдагы кызыл дата белән бәйле - 23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне буларак бәйрәм ителә. 21 февраль көнне газета алдыручыларга «Якты юл» («Светлый путь») 20 битле булып, «Атна вакыйгалары» кушымтасы белән бергә киләчәк. Шулай иттереп, газета укучыларга җомга көнне...
-
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне белән тәбрик итәм!
Совет солдаты исеменә тап төшермичә, Әфган таулары арасында хәрби хезмәт үткән әфганчылар, төрле елларда Төньяк Кавказда террорчыларга каршы көрәшкән Россия армиясе солдатлары, бүгенге көндә Ватан иминлеген тәэмин итеп, илебезнең төрле кыйтгаларында сакта торучы авылдашлар, якташлар! Сугыш хәрәкәте ветераннарының Тукай районы иҗтимагый оешмасы сезне сугышчы-интернационалистларны искә алу көне белән тәбрик итә....
-
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр, уллары һәлак булган солдат аналары!
Әфганчылар көне уңаеннан сезнең һәммәгезгә дә иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны хөрмәтлибез. Без Совет һәм Россия солдатлары, офицерларының кылган батырлыкларын бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз һәм кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. 15 февраль ул исән-имин...
-
Антларына тугры калып, киләчәк өчен тырыштылар
Һәр елның 15 феврале совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгару көне буларак билгеләп үтелә. 10 ел буе барган сугышка Советлар Союзының 15 мең гражданын югалту белән нокта куелды. Һәм, билгеле, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә. Әфган сугышында хәрби хезмәттә...
-
15 февраль көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 15 февраль көнне, Тукай районында, көн болытлы булачак, явым-төшемсез. Һава температурасы көндез -8 градус салкынлык, төнлә -11 градус. Җил секундына 3 метрга кадәр. Sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -9 градус салкын булачак.