Нәкыйп Хафизов: «Кая алып барганнарын үзебез дә аңламадык»
Иске Абдул авылыннан Нәкыйп Хафизов Әфган сугышының башына ук эләгүчеләрнең берсе. Армия сафларына ул 1979 елның 19 апрелендә алына. Ике ел да бер ай дәвам иткән хәрби хезмәтенең сигез аен Нәкыйп Әфган җирендә уздыра.
Хәрби комиссариаттан Минзәлә районы егетләре белән кузгалалар алар. Ул вакытта Нәкыйп автомәктәпне тәмамлаган, кулына машина йөртүче таныклыгы алган 18 яшьлек егет була. Казахстанның Семипалатинск шәһәренә артиллерия полкына эләгә. Әфган җиренә аларның полкы декабрьнең 25ендә аяк баса. «Башта безгә чик сакларга барасыз, диделәр. Аннары, Үзбәкстанның Термез шәһәренә кергәч, машиналарга төяп, кулга автоматлар тоттырдылар. Дөресен әйткәндә, кая алып барганнарын башта үзебез дә аңлап бетермәдек, аннары гына төшендек. Ул вакытта Әфганстанда хәрби бәрелешләр башланганын ишеткән идек инде», - дип сөйли бүген Нәкыйп Мирзаһетдин улы.
Берничә полк машиналары тезелеп, 27 километрга сузылган колонна булып керәләр Әфганстанга. Нәкыйпне бүлекчә командиры итеп куялар, сержант дәрәҗәсе бирәләр. Аның карамагында 12 солдат, 12 «Урал» машинасы була. Колонна Термездан Кабулга өч көн буе бара.
Юлда барганда ук атыш эчендә калырга туры килә егетләргә. Сәфәрләренең икенче көнендә бер авыл янында тукталалар. Полкларга ата башлыйлар. Батарея командиры, машиналарны калдырып, чокырларга төшеп качарга боера. Тынычлангач, чыгып, юлларын кабат дәвам итәләр. Шул вакытта беренче мәртәбә яшь солдатлар үлем белән очраша, үз-үзеңне сакларга кирәк дигән уйлар да беренче мәртәбә шул чакта барлыкка килә.
Полклар Кабул шәһәре янындагы Теплый Стан дип исем бирелгән дислокация урынында тукталалар. Палаткалар корып, шунда яшиләр. Башта тау сырты аша үтә торган юлны саклыйлар, тауга рейдларга да чыгалар. Кабулда әле мәктәп яндыралар, әле башка шундый хәлләр чыгып кына тора. Шәһәр эчендә патрульдә дә йөриләр егетләр. Әфган солдатларын автомашиналар йөртергә, алар белән эш итәргә дә өйрәтәләр. Кулларында һәрвакыт корал була, атарга да туры килә. Яннарында гына госпиталь, яралы солдатлар да күп була, үлүчеләр дә аз түгел. Берсендә, Джелалабад шәһәренә снарядлар илткәндә, үзләре дә камалышта калалар. Ике көн буе чыга алмыйлар аннан. Бәхетләренә, разведка батальоны килеп, төнге 12дә коткаралар югалган солдатларны.
«Шушы сигез ай безне гомернең кадерен белергә, икмәкнең ни дәрәҗәдә бөек икәнен аңларга, дуслыкны хөрмәт итәргә өйрәтте», - дип сөйли бүген Нәкыйп Мирзаһетдин улы.
1980 елның июль аенда Нәкыйп Кабулдан чыга. Юлда Казахстанда бергә хезмәт иткән егетләрен очраталар. Туганнарын күргән кебек булалар егетләр. Хезмәттәшләренең Әфган җиренә кереп барышлары гына була әле. Аннары Нәкыйп хезмәт иткән полкны Сәмәрканд шәһәренә җибәрәләр. Анда инде тыныч була. Ике айлап полигонда яшиләр.
1981 елның маенда армия хезмәтен тәмамлап, туган якларына кузгала Нәкыйп. Сәмәркандтан Уфага оча, аннары Чаллыга юл тота. 30 майда Иске Абдулга кайтып җитә.
Әфганга кергәннән соң беренче дүрт айда әти-әнисе улларыннан бөтенләй хәбәр ала алмый. «Чөнки хат язарга ярамады», - дип ачыклык кертә бүген Нәкыйп Мирзаһетдин улы. Хәрби комиссариат аша да эзләтеп карыйлар, ләкин улларының кайда икәнен әйтмиләр, исән-сау хезмәт итә, дип кенә җавап бирәләр. Берсендә Иске Абдулга кургаш табут алып керәләр, аны күргән әти-әни ниләр кичергәннәрен үзләре генә белә. Ә табут башка авылга кайтырга тиеш була, озатучылар адресны бутаган булалар.
Нәкыйп авылга кайткач бераз колхозда эшләп ала, аннары Чаллыга китеп, заводка урнаша. Энҗе исемле Мөслим кызы белән танышып гаилә коралар. Армиядән кайтканда хәрби билетына кайда хезмәт итүе турында да язылмаган була аның. 1984 елда Сәмәркандка хезмәт иткән частена кабат барып, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы турында яздырып кайта Нәкыйп.
Әфган ветераны бүген Яр Чаллыда яши, юллар төзү оешмасында эшли. Хатыны белән ике кыз, бер ул үстергәннәр. Бүген дүрт оныклары әби-бабай дип торалар. Иске Абдулга һәрдаим кайтып тора, районның әфган сугышы ветераннары белән барлык иҗтимагый чараларда катнаша. «Армия ир-атны тәрбияли. Ләкин балалар безнең кебек сугыш хәрәкәтләренә эләкмәсен, тынычта хезмәт итсеннәр иде», - дип тели ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевның котлавын моннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев