14 декабрь 2021 яңалыклары
-
Чираттагы «Тоннель»
20 декабрьдә, дүшәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Бадминтон буенча турнир
Уфа шәһәрендә бадминтон буенча «Башкортстан Республикасы кубогы» дип аталган бөтенроссия яшүсмерләр турниры үтте.
-
Игътибар – иң мөһиме
«Игелек кыл» марафоныннан соң, оешма-предприятие җитәкчеләре белән беррәттән, район башлыгы Фаил Камаев, декада уңаеннан инвалид балаларга әзерләнгән күчтәнәчләрне тапшырырга дип, авыл җирлекләренә чыкты. Ул Иске Җирекле авылында яшәүче Виктория Ефимова һәм Түбән Суыксу авылында гомер итүче Розалия Камалова, аларның әти-әниләре белән очрашты.
-
Игелек кылырга беркайчан да соң түгел
Матур, шул ук вакытта күңелнең иң нечкә кылларын кузгата торган бу чара районда дүртенче тапкыр үткәрелде. Тирә-юнебездә яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү, игелек кылу, яшәргә өмет уяту аягы-кулы исән-сау, күзе күрә, колагы ишетә торган кешеләрнең изге бурычы. «Игелек кыл – Твори добро» мәрхәмәтлелек марафонының инвалидлар ункөнлегендә үтүе дә үзе тирән мәгънәгә ия.
-
Ташлама белән язылып калыгыз!
2022 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу дәвам итә. 6 декабрьдән 16сына кадәр район басмасына ташламалы язылу игълан ителде. Бу көннәрдә газетаның җомга санына гына аерым язылу 701,76 сум урыныа 652,92 сум, чәршәмбе-җомга саннарына язылу 819 сум урынына 756,90 сум тәшкил итә. Газетаны редакциядән килеп алучыларга 450 сум түләргә туры киләчәк.