14 июль 2021 яңалыклары
-
Башка мөмкинлекләр юк
Вакциналанудан башка пандемияне туктату өчен башка мөмкинлекләр юк, дип саный телетапшырулар алып баручы Елена Малышева.
-
Бер тапкыр бирелә торган түләүләр
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 июльдән 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18-23 яшьлек физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы яңа бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.
-
Җиңүче билгеле!
Газетабызда һәм сайтыбызда барган “Бер мәхәббәт тарихы” дигән иҗадый эшләр конкурсы тәмам.
-
Төрле була шалкан бәясе
Соңгы вакытларда яшелчәләргә: аш чөгендеренә, кишергә, суганга бәяләр арту халыкны гына түгел, аны үстерүчеләрне дә сискәндереп җибәрде. Әйтерсең аларны җиде диңгез артыннан алып кайталар. Яшелчә үстерүчеләр фикеренчә быел районыбызда яшелчә уңышы шактый мул булачак. Чит төбәкләрдән кайтарылган суган, кишер кебек яшелчәләргә кытлык булмаячак.Бәрәңге белән генә бераз хәлләр катлаулырак булырга мөмкин. Анысын да фермерлар алдан кайгыртып су сибеп үстерәләр.