14 июль 2016 яңалыклары
-
Футбол уйнаучы кызлар республика ярышларында I урын алып кайттылар
Күптән түгел Минзәлә шәһәрендә футбол буенча «Күн туп-2016» дип аталган республика ярышларының финал уеннары булып узды. Анда 2003-2004 елгы кызлар көч сынашты. Ярышларда, безнең район данын яклап, яшүсмерләр клубында шөгыльләнүче кызларыбыз катнашты. Тукай районының «Яшүсмерләр» кызлар футбол командасы I урынга лаек булды. Кызларның тренеры - Э. Назаров.
-
Балалар елгада ярыштылар
Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен елгада уеннар оештырдылар. Балалар су эчендә куышу, тизрәк йөзү буенча ярыштылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Сулыклар турындагы белемнәрен арттыру өчен, шул темага викторина игълан ителде, табышмаклар әйтелде. Балалар чарадан бик канәгать калды, дип хәбәр итә Тамара Тузеева.
-
Күршеләр бәйрәм итте
«Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йорты һәм Кнәз торак-милекчелек ширкәте хезмәткәрләре поселокның Мәктәп урамында «Күршеләр көне» үткәрделәр. Чарада 5, 7, 9нчы йортларда яшәүчеләр катнашты. «Әйдәгез, тату яшик!» дигән шигарь астында узган бу бәйрәм җирлектә беренче тапкыр оештырылды.
-
«Чиста ярлар» акциясенә балалар теләп кушылды
Су саклау зоналары елына багышлап, Иштирәк авыл җирлегендә «Чиста ярлар» дип исемләнгән акция үткәрелде. Әлеге акциядә мәктәп яны лагерена йөрүче сабыйлар катнашты, авыл халкы да читтә калмады. Уртак көч белән «Ишкәй» буасы яры вак-төяк чүптән, ботаклардан арындырылды. Балалар әлеге акциянең әһәмиятен аңлап, бар көчләрен биреп эшләделәр. Файдалы эш белән шөгыльләнү...
-
Исәпкә алу кампаниясе активлаша
1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды. Ул авыл хуҗалыгының торышын, авылларның хәлен белү өчен кирәк. Безнең районда бу эшкә 61 сан алучы җәлеп ителгән. Районда 10 инструкторлык участогы эшли.