14 май 2016 яңалыклары
-
Кул көрәше
Арча шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасының чемпионаты узды. Әлеге ярышлар «Сәламәтлек» дип исемләнгән XIII авыл спартакиадасы кысаларында үтте. Чемпионатта безнең район данын Түбән Суыксудан Алия Сираева белән Югары Байлар авылы егете Алмаз Харисов яклап чыктылар. Алия үз үлчәү категориясендә I урын яулады, Алмаз исә III урынга чыкты.
-
Пенсионерлар спартакиадасы
Сосновый Бор поселогында пенсионерлар арасында V район спартакиадасы үтте. Ярышлар 6 спорт төре буенча узды, анда барысы бергә 10 авыл җирлегеннән, шул исәптән 50дән артык кеше катнашты. Ату буенча ярышларда Мулланур Сабиров (Күзкәй) белән Фәридә Адиятовага (Калмия) тиңнәр булмады. Дартс уеннарында беренчелекне Михаил Калинин (Мәләкәс) һәм Резидә Миңнеханова (Комсомолец поселогы)...
-
Сокланмый мөмкин түгел
Быелгы 9 Май бәйрәменнән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаеваның тантананы алып бару осталыгына сокланып кайттым. Халык күңеленә үтеп керердәй сүзләрне каян эзләп таба да шуларны шулкадәр йөрәкләрне тетрәндерелек итеп сөйли бит! Аңа карата шул минутларда ук шундый шигъри юллар туды: Чаллының шиңмәс гөле Син, Милләтнең сайрар кошы... Сәхнәләрдә сүз...