13 июнь 2026 яңалыклары
-
Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Шәмсиҗиһан Әхмәтшина 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә
Казаклар авылында яшәүче хөрмәтле тыл ветераны Әхмәтшина Шәмсиҗиһан Шәкүр кызы үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен каршылый. Истәлекле бәйрәм уңаеннан ветеранны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллина, Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов һәм «Шәфкать» үзәге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева тәбрикләде.
-
Азат Габдрәшитов икенче ел рәттән Чаллы Сабан туеның абсолют батыры булды
Чаллы Сабан туеның үзәк вакыйгасы традицион рәвештә меңнәрчә тамашачыны мәйданга җыйган милли көрәш булды.
-
Волонтерлар Мәскәү госпиталенә юл тотты
Татарстанның Тукай, Азнакай, Минзәлә һәм Актаныш районнары волонтерлары («Волонтёрская группа. Татарстан») Мәскәү хәрби госпиталенә юлга кузгалды.
-
Кырмыскалардан ничек котылырга?
Әгәр участокта кырмыскалар күренсә, алар үзеннән-үзе юкка чыгар дип өметләнмәгез. Бу бөҗәкләр бик тиз үрчи, үсемлекләргә зыян китерерә. Вакытында чарасын күрмәсәң, уңышны җыя алмый да калырга мөмкин. Шуңа күрә хәзер кырмыскаларга нәтиҗәле чаралар күрү бик мөһим.
-
Тукай районы табиблары спортта – өченче
Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме (БСМП) һәм Тукай үзәк район хастаханәләре (ЦРБ) командасы «Сәламәтлек Олимпы-2026» медицина хезмәткәрләренең Республика спартакиадасында зур уңышка иреште. Нәтиҗәдә җыелма команда киеренке көрәштә мактаулы 3-нче урынны яулады.
-
Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә
Синоптиклар фаразы буенча, бүген, 13 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.