13 март 2018 яңалыклары
-
Татарстанда язгы чәчү өчен 370 мең тоннадан артык орлык кирәк
Орлыклар Краснодар краеннан, Кабардино-Балкария Республикасыннан, Воронеж өлкәсеннән һәм илнең башка төбәкләреннән кайтарыла. Татарстанда язгы чәчү өчен 370 мең тоннадан артык сабан культуралары орлыклары салынган.Татарстанда язгы чәчү өчен 349 мең тонна бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары кирәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүгенге көндә...
-
Татарстан китап нәшрияты басмаларын танылган интернет-кибеттә сата башладылар
Россиядә һәм чит илләрдә татар әдәбиятын киң катламга җиткерү иң мөһим мәсәләләрнең берсе булып кала. Россиянең эре онлайн-ритейларының берсе булган Оzon.ru интернет-кибете Татарстан китап нәшрияты китапларын сата башлады. Россиядә һәм чит илләрдә татар әдәбиятын таныту нәшрият өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала, дигән Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар...
-
Татар телендәге «Байгал» фильмының премьерасы 11 апрельгә билгеләнгән
Россиянең танылган актеры Владимир Вдовиченков катнашындагы картинаны төшерү эшләре март бәйрәмнәрендә төгәлләнде. Татарстан режиссеры һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров бер елдан артык төшергән «Байгал» нәфис фильмының кайчан күрсәтеләчәген әйтте. 11 апрель көнне Казанның 270 урынлы «Парк Хаус» сәүдә үзәге кино залында фильм беренче тапкыр тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр игътибарына...
-
Без кайдадыр эшләп җиткермибез
Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен энергия- һәм ресурс саклауга игътибар итәргә чакырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада энергия- һәм ресурс саклау юнәлешендәге эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Бүген Татарстан Хөкүмәте утырышында ул шул хакта белдерде. Республика бу юнәлештә акрынлап үз позицияләрен югалта бара, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Татарстан...
-
"Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады
Татарстан мөфтие белдергәнчә, беренче мөселман телеканалы 5 яшьтән алып 95 яшькә кадәрге тамашачыларны җәлеп итә. Татарстанның беренче мөселман каналы дин әһелләренең мөнбәре булачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте. Бүген "Татар-информ" матбугат үзәгендә "Хозур ТВ" мөселман телеканалына багышланган матбугат конференциясе булды. Журналистларның сорауларына Татарстан...
-
Татарстан халкы авыл мәктәпләрен ябуны тыярга, икенче сменаны бетерергә сорый
Мәктәп ябылса - авыл да үлә, дип язалар Тукай районыннан. Татарстанда яшәүче кешеләр авыл мәктәпләрен ябуны тыярга, икенче сменаны бетерергә тәкъдим итеп, парламентка хат юллаган. "Кануннарны бергәләп язабыз!" парламент проекты татарстанлыларны кануннар булдыруга рухландырган. Бүгенге көндә парламентка унлап мөрәҗәгать кергән. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Кануннарга үзгәрешләр...
-
2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 йорт ремонтланачак
2017 елда республикада 984 йортка капиталь ремонт ясалды. 2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 күпфатирлы йорт ремонтланачак.
-
“Ак Барс” капкачысы Гарипов Төньяк Америкага күчәргә ниятли
Гариповка алмашка "Себер" белән контракты сезон ахырына кадәр булган Александр Салак килер дип фаразлана. Казан "Ак Барс"ы голкиперы Эмиль Гарипов карьерасын Төньяк Америкада дәвам итәргә уйлый. Ул команданы быелгы сезон тәмамлангач калдырырга мөмкин. Бу хакта "СЭ" яза. Гариповның "Ак Барс" белән контракты 2018 елның 30 апрелендә төгәлләнә. Быелгы сезонда капкачы...
-
Татарстан икътисадка федераль бюджеттан 65 миллиард җәлеп итәргә ниятли
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин Федерация Советы әгъзалары, Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты. 2018 елда Татарстан федераль бюджеттан 62,9 миллиард сум акча алу өчен гариза бирде. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашында узган киңәшмәдә...
-
Пәнҗешәмбе кар явачак, җомга температура 0 градуска кадәр күтәреләчәк, ялларда һава торышы тагын үзгәрәчәк.
Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевның белдерүенә сылтама белән. Моның сәбәбе - үзәге Екатеринбург аша үтә торган антициклон, дип искәртте Юрий Переведенцев. «Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча,...
-
“Татар-информ”да “Хозур ТВ” мөселман телеканалы турында сөйләшәчәкләр
13 мартта, "Татар-информ" матбугат үзәгендә "Хозур ТВ" мөселман телеканалына багышланган матбугат конференциясе була. Спикерлар - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин һәм "Таттелеком" ААҖнең маркетинг буенча директоры Александр Смирнов. Очрашуда сүз "Хозур ТВ" мөселман телеканалының сынау режимында эфирга чыгуы хакында барачак. Очрашу 14...
-
Әлфия Авзаловага багышланган “Дулкыннар” конкурсының җиңүчеләре 16 мартта билгеле булачак
Быел конкурста катнашу өчен меңнән артык гариза кабул ителгән. "Дулкыннар" XIII Республика балалар иҗаты конкурсы нәтиҗәләре буенча гала концерт 16 мартта Татарстан халыклары Дуслык йорты сәхнәсендә узачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Әлфия Авзаловага багышланган әлеге бәйге турында матбугат конференциясендә "Дулкыннар" республикакүләм конкурсының оештыру комитеты рәисе, "Идел" яшьләр үзәге...
-
Борынгылылар әйтүенчә, әгәр бүген яңгыр яуса, уңыш мул булыр
Бүген 13нче март районыбызда көндез -7, төнлә -22 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 759мм тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 2-4м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ru сайты. Кояш чыга 5:50 минутта, кояш бата 17:27 минутта. Борыңгылар әйтүенчә, әгәр бүген яңгыр яуса, уңыш мул...