12 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Кышкы матурлык» – 6 нчы катнашучы Лилия Хәмитова
Иске Абдул авылыннан Лилия Хәмитова кул эшләре белән мавыга. "Әз генә буш вакытым булу белән, шундук бәйләргә, чигәргә утырам", - дип яза ул үзенең хатында. Әлеге Яңа ел чыршысын ул улы Раил белән бергә ясаган. "Улым хәзер бик зур инде, 4 яшь, минем булышчым", - дигән Лилия.
-
ЛӘЙСӘН ТАИШЕВА ӘНИ БУЛДЫ!
"Татар радиосы" алып баручысы Ләйсән Таишеваның нарасые туды. "Улым 13 сәгать 50 минутта Казанның 1нче бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы - 3540 грамм, буе - 54 см. Икебезнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Табибларга зур рәхмәт! Ирем белән уйлаштык та, улыбызга Ролан дигән исем сайладык", - дип сөйләде Интертатка...
-
Язылу–2018: «Газета тормышы белән яшим»
2018 елның беренче яртыеллыгына язылырга санаулы көннәр калып бара. «Алты ай дәвамында атнасына ике мәртәбә килеп торучы район басмасы өчен газетага язылу бәясе күп түгел», - дип әйтә «Якты юл» газетасының дусты, даими хәбәрчесе Мәүлетҗан Хисамиев. Мәүлетҗан абыйның тугры дус икәнлеге бигрәк тә язылу кампаниясендә нык күренә. «Кызлар, мин шушы...
-
12 декабрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 12 декабрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Төнлә кар ява башлады, кайбер урыннарда һаман да дәвам итә, ләкин көн уртасына туктарга тиеш. Һава температурасы көндез -10 градус, төнлә -4 градус. Җил секундлына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә дә болытлы һава көтелә, явым-төшем юк, -4,...