12 март 2018 яңалыклары
-
Бюджет хезмәткәрләре сайлаулар алдыннан эш хакының артуы турында белдерде
Эш хакының артуы турында мәгълүматлар төбәкләрдән дә килә. Узган елның декабрь аеннан, Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елдагы май указлары нигезендә, бюджет хезмәткәрләренең эш хакы берничә мәртәбә артты, дип хәбәр итә РБК. Әйтик, Мәскәү дәүләт университеты хезмәткәрләренә февраль аенда өстәмәләр белән бәйле булмаган югары эш хакы түләнгән, диде Якиманки районы...
-
Фәйрүзә Мостафина Чаллы мэрының мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнде
Ул күп еллар шәһәр башлыгы урынбасары вазифасында булды, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә кураторлык итте. Чаллы дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Фәйрүзә Мостафина Чаллы мэры Наил Мәһдиевның мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнде. Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Чаллы мэры элеккеге финанс идарәсе башлыгы - Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәровага (ул...
-
Татарстанда журналистика өлкәсендә «Бәллүр каләм» бәйгесе игълан ителде
Конкурска эшләр Татарстан Журналистлар берлегендә 13 апрельгә кадәр кабул ителә. Татарстанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI «Бәллүр каләм» бәйгесе игълан ителде. Бу хакта конкурсны оештыручы - Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә. Бәйгенең партнеры - Татарстан Журналистлар берлеге. Конкурска эшләр Журналистлар берлеге бинасында (адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы,...
-
Мәскәүдә "Киленкәй” татар гүзәлләре бәйгесе узды
Кунакларга танылган татар дизайнерларының милли киемнәре күрсәтелде. Кичә Мәскәүдә Татар мәдәният үзәгенең концертлар залында "Калфак туе" бәйрәм концерты узды. Чара кысаларында "Рәхмәт яусын" нота җыентыгын һәм җырчы, композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Наилә Фәтехованың "Без бергә" CD-дискын тәкъдим итү булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Шулай ук...
-
Яшел Үзән шәһәр суды 162500 сум урлаган 31 яшьлек мошенник хатынга карар чыгарды
Хөкем ителүче судта соңгы очракны гына таныса да, хөкемдарлар аның гаебен ачыклап үз карарын чыгара. Яшел Үзән шәһәр суды ике пенсионердан 162500 сум урлаган элек хөкемдә булган 31 яшьлек Ярославль өлкәсендә яшәүче мошенник хатынга карар чыгарды. Хәзер бу аферист биш ел да өч ай колониядә үз срогын тутырачак. Яшел Үзән...
-
Татарстанда ике елда 184 парк һәм яр буйлары төзекләндерелде
2017 елда барлыгы 3 миллиард 45 миллион сумга 68 җәмәгать урыны тәртипкә китерелде. Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашырган соңгы ике елда 184 парк һәм яр буе төзекләндерелде. Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде. Бу эшләргә 3 миллиард...
-
«Якты юл» газетасын Самар татарлары да кызыксынып укый
10 мартта «Самар татарлары» журналы үзенең 5 еллык юбилеен билгеләде. Әлеге чарага «Якты юл» газетасы хәбәрчесе Гөлназ Таипова чакырылды. Самара өлкәсендә яшәүче милләтәшләребезгә район газетабызның берничә санын да тапшырдык. «Атнаны «Якты юл» газетасын укып башладым», - дип хәбәр итте безгә Самар татарларының милли-мәдәни мөхтарияты рәисе Ривгать Хуҗин.
-
Тукайлыларны депутат кабул итә
14 март көнне тукайлыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кабул итә. Райондашлар аңа шәхси сораулар белән «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлегенә 10.00-11.30 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә алалар. Адрес: Яр Чаллы шәһәре, Есенин тыкрыгы, 1нче йорт, район социаль яклау бүлеге бинасы. 70-16-35 телефоны аша алдан язылырга була.
-
Мәскәү янында сукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән
Фаҗигале хәл бүген Курсаково бистәсендә булган. Бүген Мәскәү янында сукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Фаҗига Курсаково бистәсендә булган. Бистәдә этләр өзгәләп бетергән егет мәетен тапканнар. Җирле хастаханәгә шундый ук җәрәхәтләр белән 24 яшьлек кызны китергән булганнар. Ул авыр хәлдә. Тикшерүчеләр яшьләргә сукбай...
-
Башкортстанда 38 яшьлек ир-ат яна торган йорттан өч баланы коткарган
Юлай Бикбовның үз гаиләсендә дә өч кыз бала үсеп килә. Башкортстанда 38 яшьлек Юлай Бикбов дүрт балалы гаилә яши торган йортта янгын булуын күреп, яна торган өй эченә кергән. Авылдашлары аны хәзер чын герой дип атый, дип яза "Башинформ". "Мин ул вакытта берни турында да уйламадым, өйдә балалар бар икәнене...
-
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясенә кушылачак
24 мартта 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр электр утын, электр энергиясе белән эшләүче барлык җайланмаларны сүндереп торырга кирәк булачак. Россиядә 24 мартта экологияне, табигый ресурсларны сакчыл файдалану һәм электр энергиясен саклау буенча иң зур "Җир сәгате" акциясе була. Бу чарада Татарстан катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар...
-
КГЭУ ректоры чаңгы марафонында В.Леонов һәм Р.Миңнехановны узып, беренче килде
Татарстан вип-персоналары һәм паралимпиячеләре биш чакрымлы дистанциягә чыкты. Бүген чаңгы марафонында биш чакрымлы дистанциядә катнашучы Татарстан вип-персоналары арасында Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов җиңүче булды. Финишка икенче булып "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Рифкать Миңнеханов, өченче булып "Татнефть" ГАҖнең "Әлмәт" нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе Ренат Ногайбәков...
-
Тукай районында чүплектә эт мәетләре тапканнар
Депутатлар Тукай районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесенә аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән. Тукай районында яшәүчеләр Татарстан бистәсендәге чүплектә яткан эт мәетләрнең фотоларын социаль челтәрдә урнаштырган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар мәгълүматы буенча, хакимиятнең халык белән җыены алдыннан, бистәдәге һәм тирә-юньдәге этләрне атканнар. Нәтиҗәдә, атылган эт мәетләре бистә чүплегендә табылган. Халык санитария таләпләрен бозуга...
-
16 яшьлек мәктәп укучысы “Татарстанның чуваш гүзәле – 2018” җиңүчесе булды
Карина Токтамышева "Чуваш гүзәле" Россия бәйгесендә республика данын яклаячак. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Татарстанның чуваш гүзәле - 2018" IX республика бәйгесе узды. Чарада 13 кыз катнашты. Төп призга Әлмәт районы мәктәбе укучысы Карина Токтамышева лаек булды. Татарстанда ел дәвамында бәйгенең сайлап алу турлары һәм кастинглар узды. Нәтиҗәдә, республиканың җиде районыннан,...
-
Әгәр бүген яңгыр яуса, җәйдә яңгырлы киләчәк
Бүген 12нче март районыбызда көндез -10, төнлә -20 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 762мм тәшкил итәчәк. Җил төрле яктан секундына 1-2м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 5:52 минутта, кояш бата 17:25 минутта. Борынгылылар әйтүенчә, әгәр бүген яңгыр яуса, җәйдә яңгырлы...