11 апрель 2016 яңалыклары
-
Чыгышы белән Тукай районынан, якташыбыз милләттәшләр белән Швециядә Тукайны искә алу кичәсен үткәргәннәр
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Татарстанда, шул исәптән әдип исемен йөрткән районыбызда да бик күп чаралар уздырыла. Бар дөньяга таралган милләттәшләребез дә бу матур датаны билгеләп үтүдән читтә калмый. Туган илдән ерактагы ватандашларыбызны берләштерүче, милли гореф-гадәтләребезне саклаучы, аларны яшь буынга тапшыручы мондый чараларның берсен...
-
Сәмәкәйдә Тукай районы мәктәпләре директорлары семинары узды
7 нче апрель -Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне уңаеннан Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Тукай муниципаль районы мәктәпләре директорлары семинары булып узды. Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, яшүсмерләрне физкультура һәм спортка тарту, аларны сәламәтлеккә зыян китерүче иң төп проблемалар -наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрдән саклау, бигрәк тә...
-
Очрашасы иде тагын бер...
Кешенең табигате бик кызык инде: яшь чагында, кем әйтмешли, алны-ялны белми эшлисең, дөнья куасың, балалар үстерәсең, ә олыгая барган саен узган тормыш юллары, үсмер чаклар, мәктәп еллары, сыйныфташлар, белем-тәрбия биргән укытучылар искә төшә, сагындыра. Их, күрәсе иде үзләрен, нинди микән алар - бергә укыган малайлар-кызлар.