10 апрель 2017 яңалыклары
-
Тукай районында март аенда 50 сабый туган
Тукай муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның март аенда барлыгы 50 бала дөньяга килгән. Шуларның 24е малай булса, 26сы - кыз. Ел башыннан исә Тукай районында 105 бала туган. Март аенда игезәкләр тууы да теркәлгән. Аларга әти-әнисе Йосыф һәм Йолдыз дип исем биргән. Сирәк очрый торган...
-
Татарстан космонавты Сергей Рыжиков Халыкара космик станциядән Җиргә кайта
Җиргә төшү 10 апрельдә Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 20 минутта Казахстан территориясендә булачак. "Союз МС-02" транспорт пилотлы корабле 2 сәгать тирәсе элек Халыкара космик станциядән аерылды. Белгәнебезчә, аның бортында экипаждагылар арасында Бөгелмә космонавты Сергей Рыжиков та бар. Бу хакта "Бөгелмә газетасы" хәбәр итә. Татарстанлы белән бергә корабль бортында Халыкара...
-
Сайрар кошым оя сорый: сыерчык оясы ясау үрнәкләре (видео)
Һавага яз исе чыгу белән, сыерчыклар көтә башлый идек балачакта. Язгы каникул җиткәнче үк, ояларны чистартып, яңартып кую, йә булмаса яңадан ясау - гаилә традициясе. Һәрберебезнең махсус "исемле" оясы. Кайсына сыерчык беренче килә, шуннан да бәхетле кеше юк. Сыерчык оясы әзерләү гадәте әле дә яшәп килә. Тик моңа артык игътибар...
-
Тукай районы муниципаль хезмәткәрләренең I Спартакиадасы узды
-
Тукай районында шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды
Тукай районы Яңа поселогы «Дуслык» мәдәният йортында халкыбызның атаклы шагыйрәсе, милли кыйблабызның йөзек кашы, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова белән очрашу булды. Клара апа үзенең искиткеч зиһене, оста әйтелгән афоризмнары , мөлаем карашы,туры сүзе белән тамашачыларны үзенә җәлеп итте - сәгатьләр буе авызына каратып тотты. Очрашу, мәктәп укучыларының шигырьләре, Клара...
-
Әбри Хәбриев бункерына нигез ташын салу бәхетен кем татыр?
Бу хакта юморист егет телевизион тапшыруларның берсендә уен-көлке белән әйтеп ташлаган иде. Ул чагында күпләр аны 1 апрель шаяртуы дип кабул итте булса кирәк. Баксаң, һәр шаяртуның күпмедер өлешендә дөреслек ята диюләре хак икән! Әбри чыннан да бункер төзү хыялы белән яши, ләбаса! - Дуслар күп минем! Күп аралашабыз, еш...