10 февраль 2026 яңалыклары
-
ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында «Рамазан-2026: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады
Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2026: төп сораулар» дигән махсус сәхифә гамәлгә кертелде. Анда изге айны үткәрү, ураза тоту, намазлар һәм башка дини йолаларга кагылышлы иң киң таралган сорауларга актуаль һәм нигезле җаваплар тупланган.
-
Заман таләпләренә җавап бирерлек кабинетлы булдык
Мусабай Завод гомумбелем бирү мәктәбенең химия кабинеты һәм лабораториясен яңарту – Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев инициативасы һәм спонсорлар ярдәме белән башкарылды.
-
Татарстанда «Утилизация мәктәбе: электроника» программасы нәтиҗәле эшли
Табигатьтән рациональ файдалану фонды мәгълүматларына караганда, узган ел республикада 185 тонна иске электроника утилизациягә тапшырылган. Программада 32 районнан 314 оешма катнашкан, ә 2022 елдан бирле җыелган техника күләме 551 тоннага якын.
-
Россиядә классик чәкчәк өчен беренче ГОСТ расланды
Росстандарт стандарт буенча чәкчәкнең рецепты, төсе, формасы һәм сыйфаты буенча бердәм таләпләр керткән. Хәзер десертны әзерләүдә югары сортлы ингредиентлар куллану һәм төп рецептны саклау мәҗбүри булачак.
-
«Студентлар стартабы» бәйгесенең 7нче туры старт алды
Фән һәм югары белем министрлыгы «Студентлар стартабы» бәйгесенең яңа, 7нче турын башлап җибәрде. Быел 2,2 меңнән артык студент 1 миллион сумлык грантка дәгъва итә алачак, конкурс цифрлы технологияләрдән алып медицина һәм биотехнологияләргә кадәр проектларны колачлый. Бу хакта «Татар-информ» яза.