9 декабрь 2015 яңалыклары
-
Теләнче Тамак юлында «Ока» машинасы «Тайота Ланд Краузер»ны «бәргән»
30 ноябрьдә көндезге сәгать 3тә Яр Чаллы - Сарман трассасының җиденче километрында «Шевроле Круз» машинасының Теләнче Тамак авылында яшәүче 54 яшьлек йөртүчесе кузгалып киткәндә «ундүртле» автомобиленә бәрелә. Авариядә икенче машинаның 21 яшьлек йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры күпсанлы җитди җәрәхәтләр алып БСМПга озатыла. Мөслим районында яшәүче йөртүче егет тә, пассажир...
-
Ике янгынның берсендә ир мәете табыла
Үткән атна башында районда ике янгын очрагы теркәлгән. Дүшәмбе көнне Бәтке авылында пенсионер әби белән бабайның мунчалары янган. Мунча ягып, юынып чыкканнан соң, бернинди дә хәвеф-хәтәр көтмәгән хуҗалар тыныч күңел белән мунчаны бикләп йортларына кереп китәләр. Әмма озак вакыт үтми мунчадан төтен чыкканын күреп, алар авылдашлары белән бергә янгынны сүндерергә...
-
Ришвәтчелеккә кагылышлы җинаятьләрнең күпчелеге җир белән бәйле
Хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә район прокуроры Айрат Галимәрдәнов чыгыш ясады. Агымдагы елда прокуратура белән район башлыгы аппаратында, район башкарма комитетында, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре, районның финанс-бюджет палаталарында, район эчке эшләр бүлегендә тикшерүләр үткән. Нәтиҗәдә керемнәр, чыгымнар, булган милек һәм аңа карата булган хокуклар турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар бирелмәве...
-
Тукай муниципаль районы Советының өченче утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. Тукай муниципаль районының 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларына социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре, ел ахырына көтелә торган нәтиҗәләр һәм 2016 елга социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында. 2. Тукай муниципаль районының 2016 елга бюджеты турында. 3. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенең 2015 елның ун аена эшчәнлегенә хисабы турында. 4. «Тукай...
-
Район буенча Эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Кичә район буенча Эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Чарага Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин да килгән иде. Шәхси составка яңа җитәкчене тәкъдим итүдән тыш, министр оператив эшчәнлектә аеруча югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырды.
-
Район мәктәпләрендә «Код сәгате» акциясе үтә
4-13 декабрь көннәрендә районыбызның 23 мәктәбендә дә «Код сәгате» («Час кода») акциясе үткәрелә. Аның кысаларында мәктәпләрдә информатикадан тематик дәресләр үткәрергә планлаштырыла. Акция яшьләрдә информацион технологияләргә кызыксынуны арттырырга, программированияне һәм информатиканы өйрәнүне, ИТ-белгечлекнең престижы булуны күздә тота. Әлеге дәрескә әзерләнү өчен методик материалларны www.часкода.рф сайтының «Преподавателям» дигән бүлегеннән табарга була, дип...
-
Шартлары яхшы булган хуҗалыкта сөте дә мулдан савыла
«Гигант» хуҗалыгы турында сөйли башласаң - әйтер сүзе дә, хуҗалыкның башкаларга күрсәтер эше дә җитәрлек. Игенчелектә, терлекчелектә дә биредә күрсәткечләр яхшы. Аннары җитәкчеләре Риф Имамов хуҗалык тормышына, анда эшләүче хезмәткәрләргә битараф түгел. Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту, фермаларны реконструкцияләү, эшчеләрне торак белән тәэмин итү юнәлешендә биредә, хәлләреннән килгәнчә, барын да эшләргә...
-
Спортчылар һәм аларны хәзерләгән тренерлар бүләкләнде
Дүшәмбе көнне атналык киңәшмәдә көрәш буенча «Урал Кубогы» бөтенроссия турнирында катнашып, I урын яулаган Артур Җиһаншин (Теләнче Тамак) һәм III урын алган Радик Дусмановны (Биклән) район башлыгы Васил Хаҗиев бүләкләде. Шулай ук ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә II урын алган Камилла Елисеевага да (Круглое Поле) спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән...
-
Хакимияттә һәм прокуратурада халыкны кабул итәләр
14 декабрьдә 12.00-20.00 сәгатьләрдә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үтә. Тукай районы хакимиятендә бу чара 116нчы кабинетта уздырыла (Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт). Алдан язылу 8 (8552) 70-37-82 телефоны аша башкарыла. Кабул итүгә паспорт белән, чират буенча керергә кирәк. Шушы ук вакытта, 12.00-20.00 сәгатьләрдә,...