9 октябрь 2016 яңалыклары
-
Круглое Поле мәдәният сараенда “Супербабай һәм суперәби” район бәйгесенең йомгаклау өлеше узды
"Супербабай һәм суперәби" район бәйгесе башланырга санаулы минутлар калып бара. Кайберәүләр чыгышын кабатлый, кемдер гармун суза, тик катнашучыларның күбесе инде сәхнә артында. Күкрәгенә "5"ле билгесе таккан ханым да дулкынлануын яшерми: " Мин - Иштирәктән Ләйсирә Закирова. Яшь чагында җырлый идем, сәхнәдә дә күп чыгыш ясадым, тик соңгы елларда иҗатка вакыт...
-
Ирешкәннәребез мактаулы, әмма чик түгел
Күптән түгел Казанның «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү булып узды. Анда районыбыз фидакарьләре исеменә дә җылы сүзләр әйтелде. Районыбызның республика табынына керткән өлеше саллы. Шушы уңайдан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан, хәбәрчебез Хәмит Мөхәммәтшин район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Габдулла улы Сабитов белән аграр...
-
Бәйрәм белән сезне, илне туендыручылар!
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк - ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа...