Бәйрәм белән сезне, илне туендыручылар!
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк - ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа...
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк - ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа да авыл хезмәтчәннәренең көзге байлык чорында уза торган Уңыш бәйрәме - барыбыз өчен дә аеруча әһәмиятле вакыйга. Соңгы елларда кырыс һава шартлары игенчеләр һәм терлекчеләрне зур сынаулар алдына куя. Шөкер, райондашларыбыз сынатмый. Уртак тырышлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсендә булган уңыш җыеп алынды һәм амбарларга салынды. Яшелчә үстерүдә дә уңышларыбыз бар. Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар тырышлыгы да мактауга лаек.
Табыныбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл хезмәтчәннәре! Сезнең иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, кече һәм зур производстваларда җитештерелә торган продукцияне барыбыз да көн саен көтеп ала.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре - мөхтәрәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!
Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын! Һәрбарчабызга да исәнлек-саулык, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, көтелмәгән куанычлар, якты хыяллар, эшегездә уңышлар телим, хәерле гомер насыйп булсын.
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев