Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирешкәннәребез мактаулы, әмма чик түгел

Күптән түгел Казанның «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү булып узды. Анда районыбыз фидакарьләре исеменә дә җылы сүзләр әйтелде. Районыбызның республика табынына керткән өлеше саллы. Шушы уңайдан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан, хәбәрчебез Хәмит Мөхәммәтшин район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Габдулла улы Сабитов белән аграр...

- Җәйге озакка сузылган кызу көннәр, яңгырны көтү игенчене хафага салган иде. Төрле фаразлар булгалады. Әмма әйбәт уңыш үстерелде һәм җыеп алынды. Моның сере нәрсәдә?

- Заманча технологияләр куллануда дияр идем. Җирне эшкәртүдән, ашлаудан тыш, корылыкка чыдам югары сортлы орлыклар чәчү табигать кырыслыгын җиңәргә ярдәм итте. Механизаторларыбыз, фидакарьләрчә эшләп, шытырдап торган коры ашлыкны, югалтуларсыз җыеп алып, амбарларга салдылар.

- Гектардан ничә центнер алынды? Тулаем җыем күпме?

- Тулаем җыем 137167 тонна тәшкил итте. Бу - гектардан 32,2 центнер дигән сүз. Республикада, Зәй, Норлат, Балтач, Тәтеш, Буа районнарыннан калышып, алтынчы урынны билибез. Аерым культуралардан уҗым бодае яхшы уңыш белән сөендерде. Гектардан 41 центнер. Арпадан 34,3, сабан бодаеннан 30,2 центнер булды. Орлыкчылык белән шөгыльләнүче «Чаллы яшелчәсе», «Гигант», «Ирек», «Алмаз», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда һәм «Кама» агрофирмасы басуларында әйбәт уңыш үстерелде, бөртеклеләр уңышы уртача район күрсәткечләреннән югары иде.

- Хәйдәр Габдуллович, чәчү әйләнешендә терлек азыгы культураларына да зур урын туры килә. Аларның уңышы белән таныштырсагыз иде?

- Начар түгел. Кышка тулысынча җитәрлек күләмдә терлек азыгы тупланды. Печән, сенаж, силос һәм башка төр азыкка кытлык булмас. Бүген дә силос әзерләү дәвам итә. Бер шартлы терлеккә исәпләгәндә 22,5 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. «Чаллы яшелчәсе», «Алмаз», «Ирек», «Гигант», «Ярыш», «Биклән», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда һәм Вилданов крестьян-фермер хуҗалыгында бу эшкә зур әһәмият бирделәр. Азык запасы яхшы булгач, сөт һәм ит җитештерү дә артыр, хуҗалыкларның икътисади хәле ныгыр дип уйларга кирәк.

- Азык булгач, терлекчелек тармагын үстерү мөмкинлеге артадыр. Сер түгел, соңгы елларда авыл җирлекләрендә сыерлар саны кимеде, шул сәбәпле, сөт җитештерүдә кыенлыклар килеп туды.

- Шөкер, районда мөгезле эре терлекләр санын саклый алдык. Бүген районда 16 мең баш терлек бар, шуларның 5650се сыерлар. 9 айда тулаем 20916 тонна сөт җитештердек. Һәр сыердан савым 3702 килограмм. Савымчылар хезмәтен җиңеләйтү, сөтнең үзкыйммәтен киметү ягыннан күп төрле эшләр башкарыла. Бу мәсьәләдә Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Ирек», «Биклән» хуҗалыклары эшчәнлеген мактап әйтәсе килә. Алар терлекчелек биналарын баштанаяк төзекләндерү, сенаж һәм силос базларын төзү дәүләт программаларында актив катнашалар. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Мерәс авылында 400 баш сыерга исәпләнгән яңа комплекс эшли башлады. Шуның икенче чираты буларак, Иске Абдул авылында тагын комплекс төзелә.

- Хуҗалыклар һәм фермалар арасында, гомумән, авыл хуҗалыкларында дәүләтнең нинди программалары киң файдаланыла?

- Булган һәр программадан файдаланырга тырышабыз. Яшь фермерларга ярдәм итү программасы нигезендә ике яшь фермерга 1,5әр миллион сум ярдәм күрсәтелде. Бу сумма аларга башлангыч чорда аякка басарга, һичшиксез, зур терәк булачак.

Дәүләтебез төрле юнәлешләр буенча быел район авыл хуҗалыгына якынча 800 миллион сумлык акчалата ярдәм итте. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да 6 миллион сумга якын дәүләт ярдәмен сыерларның һәм кәҗәләрнең баш санын саклап калуга юнәлдерде.

- Хәйдәр Габдуллович, районыбыз элеккечә терлекчелек продукциясе җитештерүдә алдынгылыкны саклый алдымы?

- Әйе, районыбызда кошчылык фабрикасы, дуңгызчылык комплексы эшләп килә. Алар ит җитештерүдә һәм сатуда республикада әйдәп баручы коллективлар: 9 айда районда 95195 тонна ит җитештерелгән икән, аның иң саллы өлешен «Чаллы-Бройлер» һәм «Кама Бекон» җәмгыятьләре тәшкил итә. Әлеге куәтле предприятиеләр, алдынгы технологияләр кулланып, ел саен җитештерүчәнлекне арттыруга ирешәләр.

- Гаилә фермалары, фермер хуҗалыклары эшчәнлеген ничек бәялисез?

- Уңай бәялим. Районда 33 гаилә фермасы, 70 фермер хуҗалыгы бар. Узган ел алар 416 миллион сумлык продукция җитештерделәр. Мин кошчылык белән шөгыльләнүче З. Хөснуллина, Р. Ханов, Н. Фәррәхов, бәрәңге үстерүче М. Миңнеханов, И. Әшрәфуллин, атлар асраучы М. Павлов һәм төрле тармак белән уңышлы эшләп киткән А. Касакин, Т. Хөрмәтуллин, М. Шәйхетдинов, Ә. Хәсәнов кебек фермерлар эшчәнлеген үрнәк итеп куяр идем. Алар, бөтен көчләрен, белемнәрен куеп, фермер хуҗалыгын ныгытырга, продукция җитештерүне арттырырга тырышалар һәм әйбәт кенә уңышларга ирешәләр. Киләчәктә дә уңышлар телим.

- Авыл эшчәннәренә бәйрәм көнендә нинди теләкләрегез бар?

- Авыл хезмәткәрләренең эше бик тынгысыз, еш кына һава шартларына бәйле, алны-ялны белми хезмәт итә. Мин аларның һәркайсына, маңгай тирен түгеп үстергән игеннәре, сауган сөтләре, җитештергән итләре өчен мең рәхмәтемне әйтеп, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, эшләрендә уңышлар телим. Күңелләре көр, табыннарыбыз мул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев