9 апрель 2018 яңалыклары
-
“Европа татарлары альянсы” биш еллыгын билгеләп үтә
Чаралар циклы азагында Будапешт шәһәре буенча экскурсия оештырылачак. Агымдагы елның 26-29 апрелендә Венгриянең Будапешт шәһәрендә Евросоюз илләре татарлары ассоциациясенең "Европа татарлары альянсы" биш еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы хәбәрдә белдерелә. 26 апрельдә чара кунаклары танылган биюче һәм режиссер Рудольф Нуриевнең 80 еллыгына багышланган кичәдә катнаша. 27...
-
Мәктәп укучыларына "алтын медаль" бирү тәртибе үзгәрде
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укудагы уңышлары өчен" медален тапшыру өчен БДИ нәтиҗәләре балларының минималь санын билгеләде. Россиядә мәктәп укучыларына алтын медаль биргәндә БДИ нәтиҗәләре исәпкә алынчак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укудагы уңышлары өчен" медален тапшыру тәртибен үзгәртте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Хәзер кызыл аттестат алу...
-
Рөстәм Миңнеханов район башлыклары чәчү кампаниясенә аеруча игътибар итәргә тиеш диде
Авыл хуҗалыгы министры орыкларны тагын бер кат аралауга аеруча игътибар итәргә өндәде. Татарстан Хөкүмәте Йортында барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов район башлыклары киләчәк чәчү кампаниясенә аеруча игътибар итәргә тиеш дип әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. "Ашламалар, орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү, механизаторларны...
-
Айдар Галимов: Татар һәм башкорт телләрен җыр ярдәмендә саклап калып була
Башкортстан корылтае депутаты булган җырчы депутатлар туган тел мәсьәләсенә тиешле дәрәҗәдә мөнәсәбәтен күрсәтә алмады дип саный. Башкортстан корылтае тел мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләмәде, дип саный Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Дуслык күпере" фестивалендә хәбәр итте. "Депутат буларак әйтәм, Башкортстан корылтае җыелышы...