8 июль 2024 яңалыклары
-
Интернетта «СалаваТік«ларның «Әнисә» җырына видеоклип чыкты
«Әнисә» җырының музыкасы мелодик, ритмик һәм балалар өчен истә калдыру җиңел.
-
ЗАГСта бәйрәм
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Тукай районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә берьюлы 5 пар никахларын теркәргә булган. Алар – Калмаштан Ольга һәм Фазыл Гыймазетдиновлар, Ильбухтинодан Евгения һәм Александр Сенченковлар, Яңа поселогыннан Эльвира һәм Юрий Падьяровлар, Әҗмәкәйдән Жаннет һәм Сергей Вилдановлар, Яр Чаллыдан Алия һәм Рамил Нигъмәтуллиннар.
-
Рөстәм Миңнехановның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мөрәҗәгате. «Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле дуслар! Сезне һәркемнең күңеленә якын һәм газиз бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан ихластан тәбрик итәм. 2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Нык һәм татугаиләләр илебезнең үсеш-алгарышына бәрәкәтле җирлек булып тора. Илкүләм лидерыбыз билгеләп үткәнчә, гаилә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булудан тыш, һичкайчан әһәмиятен җуймас рухи-әхлакый хәзинәбез дә ул.
-
Эчү җинаять маддәсенә җиткерде
3 июль көнне көндезге сәгать уникенчедә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Джили Эмгранд» автомашинасы туктатыла, аның руле артында 73 яшьлек Чаллы кешесе була. Мәгълүмат базалары буенча тикшерү барышында гражданның транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавы ачыкланды, элегрәк ул транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган, 2024 елның 25 гыйнварында мәхрүм итү срогы тәмамланган, ләкин ул йөртү таныклыгын яңадан алмаган.