7 март 2026 яңалыклары
-
Теләнче-Тамакта җырлы-моңлы бәйрәм: «Җырлыйк әле» кичәсе күңелләрне җылытты
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Теләнче-Тамак мәдәният йортында «Җырлыйк әле» музыкаль кичә узды. Катнашучылар халык һәм эстрада җырларын күмәк башкару белән залны җанландырды, ә «Моң» гармунчылар ансамбле дәртле көйләре белән кичәне тагын да күңелле итте.
-
Меңнән артык татарстанлы «Госуслуги» порталындагы «Тормыш хәлләре» сервисларын уңай бәяләгән
«Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектының «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында «Госуслуги» порталында гражданнар һәм оешмалар өчен «Тормыш хәлләре» дип аталган яңа сервислар каталоги гамәлгә кертелә. Бүгенге көнгә Татарстанда яшәүче меңнән артык кеше әлеге цифрлы хезмәтләрнең уңайлылыгын бәяләп өлгергән. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанлыларның уртача эш хакы 90 мең сумнан артты
2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы сизелерлек арткан. Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, гыйнвардан декабрьгә кадәрге чорда ул узган ел белән чагыштырганда 9,7 процентка үскән, ә уртача айлык номиналь хезмәт хакы 90 мең сумнан арткан.
-
Яз һәм гүзәллек бәйрәме
Дүшәмбедә «Энергетик» мәдәният сараенда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Мәдәни чарада район башлыгы Камил Рим улы Нәҗмиев катнашты һәм чыгыш ясады. Район башлыгы гүзәл затларга котлау сүзләрен җиткерде.