Яз һәм гүзәллек бәйрәме
Дүшәмбедә «Энергетик» мәдәният сараенда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Мәдәни чарада район башлыгы Камил Рим улы Нәҗмиев катнашты һәм чыгыш ясады. Район башлыгы гүзәл затларга котлау сүзләрен җиткерде.
«Һәр елны март башында иң дулкынландыргыч көндә очрашуыбыз икеләтә куанычлы. Бүген залда районыбыз, республикабыз үсеше өчен намуслы хезмәт куючы гүзәл зат вәкилләре, уңган-булган һәм уңышлы хатын-кызлар, батыр уллар тәрбияләп үстергән әниләр утыра. Хатын-кыз ул иң элек – Әни. Хатын-кыз ул – әби, дәү әни, апа-сеңел, гомер юлдашы – хәләл җефет, коллективта бергә эшләүче хезмәттәш.
Хатын-кызлар ир-егетләр өчен ныклы терәк, таяныч. Бәйрәм чарасында сезгә иң матур теләкләребезне җиткерәм. Шушы залга кергәндә бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре кебек һәрвакыт күркәм, матур булып, сөенеп-шатланып яшәргә язсын сезгә», – диде.
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев җирлегебездә яшәүче, төрле тармакларда тырыш хезмәт куючы, гаилә учагын саклаучы, ил сагында торучы һәм ватан азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаучы батыр уллар тәрбияләп үстергән хатын-кызларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
- Биклән авылында яшәүче шагыйрә, Тукай районы гимны авторы Рәзинә Сәетгәрәевага Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
- Круглое Поле гомумбелем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Лидия Фәхертдинова ТР Мәгариф һәм фән министрылыгының «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
- Тукай районы Советы аппаратының оештыру бүлеге баш белгече Эльвира Гайфуллина «Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
- Комсомол гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Назлия Адиева ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Тукай районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Иске Абдул авыл җирлеге ветераннар һәм пенсионерлар оешмасы җитәкчесе – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының «Өченче яшь героинясы» номинациясендә җиңүче Елена Вахитова.
- Бәтке гомумбелем бирү мәктәбе директоры – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңүче Раушания Шаһимәрдәнова.
- Новотроицкое авыл мәдәният йорты директорры –«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының «Хатын-кыз лидер» номинациясендә җиңүче Екатерина Шумейкина.
- Татьяна Клименко – күпбалалы ана, хуҗабикә – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының «Хатын-кыз ана» номинациясендә җиңүче.
- «Тукай районы балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенең Халык бүлеге укытучысы Вера Сәлимова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының «Мәдәният һәм рухилык» номинациясендә җиңүче.
Мәдәни чара уздырылган көнне туган көнен бәйрәм итүче Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Алсу Васильевага чәчәк бәйләме бүләк ителде.
Тамашачылар Татарстан Республикасының атказанган артисты Федор Кузнецов, җырчылар Инзилә Ибраһимова, Александр Петренко, Алмаз Ишморатов, Рамил Вәдигуллин, Илгизәр Мортазин, Эдуард Вәлиевнең моңлы җырларын, шулай ук «Сәйлән», «Сандугач» вокал коллективлары чыгышларын яратып тыңладылар һәм «Яшьлек», «Версаль» хореография коллективларының дәртле биюләрен, Хәятнең өздереп скрипкада уйнавын алкышларга күмделәр.
8 Март – Халыкара-хатын-кызлар көнен бәйрәм итү гүзәл затларның җәмгыятьтә тигез хокуклары өчен көрәшеннән башланып китә.
1913 нче елның 2 мартында Россия хатын-кызлары үз хокукларын яклап митингка чыга.
1966 нчы елдан 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне – бәйрәм көне булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев