6 март 2026 яңалыклары
-
Үрдерелгән бодай
Үрдерелгән бодай витаминнарга бай һәм сәламәтлеккә бик файдалы. Ул иммунитетны ныгыта, чәч, бит тиресен яхшырта.
-
Казанда бурычлары 4 миллион сумнан арткан машина йөртүчене тоткарладылар
Казанда ЮХИДИ һәм суд приставларының уртак рейды вакытында 4 миллион сумнан артык бурычы булган машина йөртүче тоткарланды. Кагыйдә бозучының автомобиле арестланган һәм штрафстоянкага озатылган.
-
«Татар-информ» агентлыгы халыкара редакция проекты башлап җибәргән
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында халыкара редакция эшчәнлеге оештырылган. Бу хакта «Татмедиа» дәүләт агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коллегия утырышында хәбәр итте.
-
7–9 мартта эшләүчеләргә икеләтә хак түләнәчәк: юрист хезмәткәрләрнең хокукларын искәртте
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан билгеләнгән озын ялларда эшләргә туры килүчеләр арттырылган түләүгә өмет итә ала. HeadHunter сервисы юристы Александр Кузнецов аңлатуынча, канун буенча бәйрәм көннәрендәге хезмәт икеләтә күләмдә бәяләнергә тиеш, ә эш бирүче түләүне үз белдеге белән отгулга алыштырырга хокуклы түгел.
-
«Теләнче-Тамак остабикәләре: Чигүле яулыкта — гомер бизәге»
Каленова Лена һәм Сагдеева Рамилә җитәкчелегендәге «Иҗат остаханәсе» өлкәннәр өчен чын аралашу һәм үз-үзеңне табу үзәгенә әверелде. Милли бизәкләр, тегү станоклары һәм дуслык мохите — авыл апаларының көндәлек тормышына ямь өсти.
-
Федераль антимонополия хезмәте Telegram-каналларда реклама урнаштыру закон бозу булуы турында белдерде
Россия Федераль антимонополь хезмәте (ФАС) реклама базар катнашучыларын Telegram платформасындагы интеграцияләргә сак карарга чакыра. Ведомство аңлатуынча, керү чикләнгән ресурсларда реклама тарату «Реклама турында»гы закон таләпләренә каршы килергә мөмкин, ә бу үз чиратында җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора.