«Татар-информ» агентлыгы халыкара редакция проекты башлап җибәргән
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында халыкара редакция эшчәнлеге оештырылган. Бу хакта «Татмедиа» дәүләт агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коллегия утырышында хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, республика медиасы дөньякүләм танылган дустанә илләрнең төп медиаресурслары белән тыгыз элемтәдә. Бу партнерлыкның гомуми аудиториясе 4,3 миллиардтан артып китә. Чит ил укучыларының ихтыяҗларын исәпкә алып, республика турындагы мәгълүматны даими рәвештә инглиз, кытай һәм гарәп телләрендә җиткерү мөһим. Шушы максатны тормышка ашыру өчен «Татар-информ» агентлыгы халыкара редакция проекты башлап җибәргән.
Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка шушы проектка теләктәшлек күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәнен дә белдерде. Ул әлеге проектның Россиянең халыкара мәгълүмати киңлектә уңай имиджын формалаштыруда әһәмиятле адым булуын ассызыклады.
Фото һәм мәгълүмат Татар-Информ мәгълүмат агентлыгыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев