6 март 2016 яңалыклары
-
Мәрҗани стипендиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә
Финляндиянең Тампер шәһәрендәге Татар милли җәмгыяте татарларны өйрәнү белән шөгыльләнүче студент-бакалаврлар һәм магистрлар өчен Мәрҗани стипендиясенә конкурс игълан итте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Конкурс бөтен дөнья студентлары өчен ачык, әмма Татарстанга аерым игътибар бирелә. Төп максат - татар тарихын, телен һәм әдәбиятын халыкара дәрәҗәдә өйрәнүгә этәргеч бирү....
-
Яңа Бүләк авылы “Сәйлән” балалар бакчасында “Дәү әнидә кунакта” дип аталган гаилә бәйрәме узды.
8март көне уңаеннан китапханәче, тәрбиячеләр белән берлектә Яңа Бүләк авылы "Сәйлән" балалар бакчасында "Дәү әнидә кунакта" дип аталган гаилә бәйрәме уздырды. Бәйрәмчә киенгән балаларны дәү әни шатланып каршы алды. Бәйрәм мохитен уздырырга залның зәвыклы бизәлеше ярдәм итте. Өйнең түрендә борынгы сандык тора. Әбинең яшьлек сандыгында безнең буынга кадәр сакланып килгән...
-
Тукай районының мәктәп укучылары Казанда “Укырга вакыт” дигән очрашуда катнашты
26 февральдә Казанның "Сәләт" йортында китап уку һәм аларның роле турында "Укырга вакыт"дигән дисскуссион очрашу үтте. Чара барышында китапның әһәмияте турында шактый сөйләнсә дә, яшьләрнең күбесе электрон мәгълүмат чараларына өстенлек бирде. "Укырга вакыт" очрашуын "Ялкын" журналы редакциясе оештырды. Нурлат, Апас һәм Тукай районыннан килгән укучылар ике төркемгә бүленеп, китап һәм...
-
Йөрәген нәниләргә бирә
Матур, эчтәлекле итеп, кечкенә генә хат язар өчен тел байлыгы гына түгел, күңел зирәклеге дә кирәк. Райондашларыбыз сүзгә аптырап кала торганнардан түгел анысы. Һәр көн диярлек электрон адресыбызга (yakti.ul76@gmail.com) хатлар килеп тора. Чираттагы хат Югары Суыксу авылында яшәүче Нәзирә Әхмәтовадан килеп иреште. Әлеге хатның эчтәлеге түбәндәгечә.