6 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Энергетик” мәдәният сараенда “Җырлы, гармунлы Яңа ел” дип аталган концерт булды(фото)
Бүген, 6 гыйнвар көнне, Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда "Җырлы, гармунлы Яңа ел" дип аталган концерт булды. Мәдәният сараена килүчеләрне фойеда ук "Замана" җыр-бию ансамбле каршы алды. Сәхнәдә исә Алинә һәм Динә дуэты, Динара Мусина, Илнур Фәйзуллин, Марсилия, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Илсөяр Зарипова, Зөфәр Шафиков, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре...
-
Круглое Поле поселогы имам-хатыйбы Газиузулла хәзрәт Исрафилов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Чаллы мөхтәсибәтенә керүче "Круглое Поле" тимер юлчылар бистәсе мәхәлләсе әгъзалары имам-хатыйб Газиузулла хәзрәт Исрафиловның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Ошбу сөенечле вакыйга уңаеннан мәчеттә шөкер итү мәҗлесе оештырылды. Газизулла хәзрәт тумышы белән Мамадыш районының Козгынчы авылыннан. Балачак еллары Донецк өлкәсендә уза. Шахтер әтисе сугышта һәлак була. Фронт якынлашкач Татарстанга кайталар....
-
Ринат Гобәйдуллин көй язган "Әгәр мине бик сагынсаң" жыры Милли музыкаль премия җинүчесе булды
Танылган композитор, 170тән артык жыр авторы Ринат Гобәйдуллин көй язган "Әгәр мине бик сагынсаң" жыры Милли музыкаль премия җинүчесе булды. Текст авторы - Роберт Миңнуллин. Шунысы кызыклы: үз вакытында бу жыр бик таләпчән совет чоры цензурасын уза алмаган булган. Аны озын дип үткәрмәгәннәр. Вакыт үтеп, әлеге җыр бик күп танылган...
-
Яшь тукайлылар Корьән уку ярышларында катнашты(фото)
3 гыйнвар көнне Минзәлә шәһәрендә балалар арасында Корьән уку ярышлары үтте. Анда Тукай районында яшәүче, 14 яшькә кадәрле 12 малай һәм кыз да катнашты. Балалар Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп уку, яттан күпме сүрә белү, гарәпчә Коръән уку, тәҗвид кагыйдәләрен дөрес күрсәтеп һәм атап бирү буенча белемнәрен күрсәткәннәр.Бәйге барышында кыз балаларның...