5 июль 2026 яңалыклары
-
Туган як шифасы, басма прәннекләр һәм аналар кулы җылысы — барысы да фронт сызыгындагы ир-егетләребезгә
«Татарстан» совхозы поселогында зур хәйрия эше кайнап тора. Биредәге авыл китапханәсе атнасына бер тапкыр чын волонтерлар штабына әверелә. Киң күңелле авыл хатын-кызлары, хәрбиләребезгә өй күчтәнәчләре һәм коры ашлар әзерләү өчен, нәкъ менә бирегә җыела. Без дә әлеге штабта игелекле эшнең ничек башкарылганын һәм яу кырындагы хәрбиләребезнең иң авыр минутларда җылытачак ул ярдәмнең ничек тууын үз күзләребез белән күреп кайттык.
-
Күзкәй укучылары Тукай образының серен чиште
Күзкәй авылы китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Бер портрет тарихы» исемле очрашу узды. Чарада укучылар рәссам Ефим Симбиринның «Шагыйрь Г. Тукай» картинасы аша әдипнең иҗади илһам халәтен һәм катлаулы тормыш юлын өйрәнделәр.
-
Кызыл Юл авылы 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
Тукай районының иң кечкенә авылларының берсе булган Кызыл Юлда гасырлык юбилей уңаеннан зур бәйрәм узды. Тантанага биредә туып-үскән җирле халык та, ерак төбәкләрдән сагынып кайткан кунаклар да җыелды.
-
Татарстанда эсселек 32 градуска җитәчәк, урыны белән яңгыр көтелә
Синоптиклар фаразына караганда, бүген республикада җәйнең иң эссе көннәренең берсе көтелә.