5 июнь 2018 яңалыклары
-
Минзәләдә күпердән егылып төшеп биш яшьлек бала үлгән
Өч бала сүтелгән күпер кырыенда уйнаганда, берсе суга егылып төшкән.
-
Агачларны тәртипкә китерәләр
Районда юл буенда үсеп утыручы агач полосаларын чистарту, тышкы кыяфәтен яхшырту эше бара. Корыган, кәүсәсендә метр ярымга кадәр үскән ботаклар киселә, агачлар арасындагы чүп-чар җыела, шулай ук агачларның кәүсәләре дә агартыла. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закировның сүзләренчә, бу эш көз һәм яз көннәрендә авыл җирлекләре территорияләренең һәрберсендә башкарыла.
-
Ана капиталын ипотека кредиты шартларын яхшыртуга тотуда рөхсәт бирүче карарга кул куелды
"Кешеләргә акча белән эш итүдә күбрәк ирек кирәк”, - дип искәртте бу уңайдан Дмитрий Медведев.