Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачларны тәртипкә китерәләр

Районда юл буенда үсеп утыручы агач полосаларын чистарту, тышкы кыяфәтен яхшырту эше бара. Корыган, кәүсәсендә метр ярымга кадәр үскән ботаклар киселә, агачлар арасындагы чүп-чар җыела, шулай ук агачларның кәүсәләре дә агартыла. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закировның сүзләренчә, бу эш көз һәм яз көннәрендә авыл җирлекләре территорияләренең һәрберсендә башкарыла.

Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова хәбәр итүенчә, аларның территориясенә Яр Чаллы шәһәренең Төзелеш индустриясе базасыннан башлап Мусабай Завод авылына кадәр сузылган юл буе керә. Әлеге эшкә башкарма комитет, балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәктәп, «Саклык банкы» хезмәткәрләре белән бергәләп ике атна элек тотынганнар. Бүгенге көндә Күперле авылына җитәрәк барлык агачлар тәртипкә китерелгән, тиешле таләпләргә салынган, чүп-чардан арындырылган, шушы көннәрдә агарту эшенә тотынырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев