Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталын ипотека кредиты шартларын яхшыртуга тотуда рөхсәт бирүче карарга кул куелды

"Кешеләргә акча белән эш итүдә күбрәк ирек кирәк”, - дип искәртте бу уңайдан Дмитрий Медведев.

Россия Премьеры Дмитрий Медведев икенче яки аннан соңгы балалары туганчы ипотека алган гаиләләргә ана капиталын ипотека кредитының шартларын яхшыртуга рөхсәт бирүче карарга кул куелуын җиткерде. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

“Хөкүмәт карарына кул куелды. Ул ана капиталы акчасын ипотека кредитының шартларын яхшыртуга, шул исәптән икенче яки аннан соңгы балалары туганчы яки тугач алган ипотека займнарын түләүгә тоту хокукын бирә”, - дигән ул вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә.

Хөкүмәт башлыгы хәзерге вакытка кадәр ана капиталы төзелеш буенча элек алган займнарны түләү өчен һәм икенче яки аннан соңгы балалары туганчы финанс бурычлары туганда торак алу өчен генә тотылганлыгын җиткерде.

"Болай бик җайлы түгел иде, кешеләргә акча белән эш итүдә күбрәк ирек кирәк”, - дип искәртте бу уңайдан Медведев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев