5 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Штрафын вакытында түләмәгән хатын-кыз административ арестка алынды һәм мәҗбүри эшләргә тартылды
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны системалы рәвештә түләми килүчеләр ЮХИДИнең даими контролендә. Бүлек хезмәткәрләре районда яшәүче шундый 42 кешенең өенә чыгып, бурычны түләргә кирәклеге турындагы документ тапшырдылар. Бу чарадан соң исемлектәге 9 кеше штрафларын түләде. ЮХИДИ инспекторлары участок вәкаләтлеләре белән берлектә хезмәт барышында ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат...
-
Шилнәбашта да шуалар
Укучыларның кышкы каникулларында авыллардагы мәктәп янындагы шугалаклар балалар тавышыннан тынып тормый. Шилнәбаш укучылары да көн саен хоккей кортына килеп тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар. Кортка узган ел «Ласка» җәмгыятенең финанс ярдәме белән ремонт ясалган иде, быел авыл җирлеге бюджетыннан кортның тартмасы буялды. Балаларның 30 процентының үз тимераяклары бар, дип хәбәр итте...
-
Полиция Кыш бабае балаларны котлады
Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре чорында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Полиция Кыш бабае» акциясендә катнашалар. Алар бу көннәрдә аз керемле, социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә яшәүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Әлеге акция кысаларында хезмәткәрләр хәйрия акчалары җыеп, балаларга төрле бүләкләр, күчтәнәчләр алалар.