Шилнәбашта да шуалар
Укучыларның кышкы каникулларында авыллардагы мәктәп янындагы шугалаклар балалар тавышыннан тынып тормый. Шилнәбаш укучылары да көн саен хоккей кортына килеп тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар. Кортка узган ел «Ласка» җәмгыятенең финанс ярдәме белән ремонт ясалган иде, быел авыл җирлеге бюджетыннан кортның тартмасы буялды. Балаларның 30 процентының үз тимераяклары бар, дип хәбәр итте...
Укучыларның кышкы каникулларында авыллардагы мәктәп янындагы шугалаклар балалар тавышыннан тынып тормый. Шилнәбаш укучылары да көн саен хоккей кортына килеп тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар. Кортка узган ел «Ласка» җәмгыятенең финанс ярдәме белән ремонт ясалган иде, быел авыл җирлеге бюджетыннан кортның тартмасы буялды. Балаларның 30 процентының үз тимераяклары бар, дип хәбәр итте редакциягә мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев