Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция Кыш бабае балаларны котлады

Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре чорында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Полиция Кыш бабае» акциясендә катнашалар. Алар бу көннәрдә аз керемле, социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә яшәүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Әлеге акция кысаларында хезмәткәрләр хәйрия акчалары җыеп, балаларга төрле бүләкләр, күчтәнәчләр алалар.

Быел хокук саклаучылар хәйрия чарасын Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбеннән башладылар. Кыш бабай булып киенгән полиция капитаны Илнур Хәмәтов, Кар кызы - полиция капитаны Эльмира Нурхәмитова интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балаларны котладылар. Аларга тәмле күчтәнәчләр һәм телевизор бүләк иттеләр. Балалар һәр елны үзләренә килә торган полиция Кыш бабаен һәм Кар кызын бик шатланып каршы алдылар. Кунакларны җырлары, шигырьләре, биюләре белән сөендерделәр.
Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре Теләнче Тамакта һәм Иске Дөрештә яшәүче, һәрберсендә бишәр бала тәрбияләнүче социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләргә дә керделәр. Балаларның һәрберсенә баллы күчтәнәчләр һәм уенчыклар бирделәр. Хокук саклаучыларның әлеге акциясе 2014 елның 7 январенә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Нияз Мозаффаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев