4 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Ремонттан соң тагын ике буа куллануга тапшырылды
Бу атнада районда капиталь төзекләндерүдән соң ике буа куллануга тапшырылды. Алар Мәләкәс һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләре территорияләрендә. Беренчесе - Иске Җирекледә, Мәләкәс елгасы буасы, икенчесе - Югары Суыксу һәм Яңа Мусабай авыллары арасындагы буа. Икесе дә нык тузган хәлдә, узган гасырның 80нче елларында салынып, бүгенгә кадәр бер ремонт та...
-
Күпме еллар узса да, күңелем әрнүләре басылмый
Үткән гасырның 30нчы еллары башында бөтен милке тартып алынган, сыйнфый дошман саналган меңнәрчә кулак гаиләләрен ач-ялангач килеш мал вагоннарына төяп, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск каласын төзәргә дип, туган җирләреннән рәхимсез төстә сөрәләр. Шундыйлар арасында Иске Абдул авылыннан таза тормышлы, үз көче белән иген иккән, тегермән тоткан, берничә аты, сыерлары булган, нык...
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм. Халыклар бердәмлеге көне ерак ата-бабаларыбызның каһарманлыгына баш ию генә түгел. Халыклар бердәмлеге гомер-гомергә Россиянең төп милли көче булды. Халыклар, мәдәниятләр, диннәр бердәмлеге - җиребездә тынычлык һәм татулык нигезе ул. Тарихи гореф-гадәтләрне саклау, төрле телләрдә сөйләшүче, төрле дин тотучы, төрле караштагы кешеләрнең...