Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Күпме еллар узса да, күңелем әрнүләре басылмый

Үткән гасырның 30нчы еллары башында бөтен милке тартып алынган, сыйнфый дошман саналган меңнәрчә кулак гаиләләрен ач-ялангач килеш мал вагоннарына төяп, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск каласын төзәргә дип, туган җирләреннән рәхимсез төстә сөрәләр. Шундыйлар арасында Иске Абдул авылыннан таза тормышлы, үз көче белән иген иккән, тегермән тоткан, берничә аты, сыерлары булган, нык...

Бер мөлкәтсез калган гаилә - улы һәм кызлары белән землянка сыман торак корып, төзелештә эшли башлыйлар. Улы Шәмсетдин Мусабай-Завод авылы кызы Маһикамалга өйләнеп, язмыштан узмыш юк дип, Магнитка төзелешендә эшли. Ире Шәмсетдин яшьтән үк эшкә оста, тимер юл депосында паровозлар, вагоннар төзәтүче слесарь булып эшли. Бер чакны шулай әбәт вакытында хезмәттәшләре белән тәмәке көйрәтеп, тормыш хәлләре турында гәпләшеп утыралар. Зарланучылар да табыла. Кем белгән бит, үз эшчеләре арасында шымчы ялагае табылыр дип. Әлеге үзара иптәшләрчә сөйләшүне бермә-бер күпертеп, Советка каршы пропаганда алып бара, коткы тарата, эшчеләр арасында Советларга каршы төркем оештырган дип, гаять мөһим эш башкаргандай ялган хәбәрне уяулык күрсәтеп, сәгате-минуты белән НКВД органына җиткерә. Бу хәл 1938 елның 5 февралендә була. Шул ук көнне кичен милиционер килеп: «Шәмсетдин, киен, сине НКВД бинасында көтәләр», - дип артык сөйләшеп тормыйча алып чыгып китә. Шул китүеннән өйдәгеләр аны күрә алмыйлар. Хатыны Маһикамал да, туганнары да сәяси тоткын Шәмсетдиннең кайдалыгын, язмышын ачыкларга теләп, берничә тапкыр Магнитогорск төрмәсе катына барсалар да, берни белмичә, елап, күчтәнәч төенчекләрен күтәреп кайталар.

- Мин гомерем буе әтиемнең рәсемен күрәсем килеп яшәдем. Бер генә фоторәсеме дә калмаган. Ачы язмышын ачыклыйсы килеп, әниемнең елап чыккан төннәре дә аз булмагандыр, - ди кызы Зәүзия. Күп еллардан соң, сәясәттә җепшеклек хасыйл булгач, Чиләбе өлкә прокуратурасына хат язып, әтисе «халык дошманы»ның язмышын ачыклый ала. Хатта НКВД тройкасының 1938 елның 5 февральдәге карары нигезендә, әтисе Шәмсетдин Низаметдиновның җинаять кодексының 58нче маддәсе нигезендә атып үтерелүе, 1956 елның 13 октябрендә тулысынча аклануы турындагы хәбәрне йөз аклыгы итеп кабул итә. Әтисен кулга алып, атып үтергәндә әнисе көмәнендә булган, атып үтерелгәннән соң бер айдан туган Зәүзиягә «халык дошманы» кызы исемен такмасыннар өчен әнисе аны үзенең кыз чагындагы фамилиясенә яздыра, бик яшьләй туган авылына Мусабай-Заводка алып кайта, кимсетүләргә урын калдырмый.

Зәүзия бик тырышып укый, җиде классны тәмамлагач, фермада бозаулар карый, эшен яратып башкара. Бервакыт район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Йолдыз Курмашев терлекләрне карап йөргәч, җыелышта Зәүзия бик яхшы эшли, терлекләре көр, чиста, дип мактый, Мактау грамотасы да тапшыра. Кайда гына эшләсә дә, Зәүзия һәр эшне җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкара. Иваново өлкәсендә торф чыгарулары, комбайнчы ярдәмчесе, дуңгызлар симертүче, почтада хатлар ташучы булып эшләүләре, һәр урында намуслы хезмәт куюы турында сөйләп, өстәлгә дистәләгән Мактау кәгазьләре чыгарып куйды.

Ире, алдынгы игенче Фаил белән 59 ел тигез гомер итеп, бер малай, ике кыз үстергәннәр. Әби белән бабай бүген 7 оныклары һәм 8 оныкчыклары үсеп килүгә, балаларының игелекле, ярдәмчел булуларына сөенеп яшәгән көннәре. Әти сүзенә тилмереп үскән Зәүзия, репрессия корбаны, май аенда үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев