4 июль 2022 яңалыклары
-
«СалаваTik»ларда яңа җыр
Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.
-
Балалар да алимент түли
– Нинди очракларда суд балаларны әтиләренә алимент түләргә мәҗбүр итә ала? Исемем редакция өчен генә.
-
Инвалидлыкны яңача билгелиләр
2022 елның 1 июленнән башлап русиялеләр медицина экспертизасын читтән торып та үтә алачак. Ягъни, барлык кирәкле документлар медицина оешмаларыннан автомат рәвештә медик-социаль экспертиза бюросына килеп җитәчәк.
-
Бәяләр төшкән диләр
Татарстанда бер атнада, 17-24 июньдә, кайбер җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук шикәр комының бәясе төшүе теркәлгән. Бу чорда кәбестәнең бәясе 15 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 47 сумнан (элек – 55 сум) алырга мөмкин. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә. Моннан тыш, яңа өзелгән помидорның бәясе 7 процентка төшкән, элек килограммы 120 сум булса, хәзер – 112 сум. Шул ук вакытта бәрәңге 6 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 63 сумга алырга була, шикәр комы 4 процентка арзанайган, хәзер бер килосы - 74 сум. Алма белән яңа өзелгән кыярның бәясе 2 процентка кимегән, хәзер аларның килосы – 124 һәм 80 сум.
-
Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә ял булмый
Татарстанлыларның бәйрәм алдыннан ничек эшләячәкләре турында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Документлар кабул итүнең беренче туры тәмамланды
Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидияләр бирү өчен документлар кабул итүнең беренче туры тәмамланды. Заявкалар буенча гомуми сумма 140,3 млн. сум тәшкил итә. 2022 елга барлыгы 237 млн. сум бүлеп бирелә. Сайлап алу агымдагы елның 12 июлендә тәмамлана. Үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирүгә заявкалар кабул итүнең икенче туры 14 июльгә планлаштырыла. Субсидия түбәндәге юнәлешләргә бирелә: электр линияләрен ремонтлауга, электр энергиясен автоматлаштырылган контрольгә һәм исәпкә алу системаларын ремонтлауга, комплектлы трансформатор подстанцияләрен, су белән тәэмин итү системаларын, юлларны ремонтлауга.
-
Мактаулы исемгә лаек
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрахова Рамилә Яхъя кызы "Татарстан Республикасының Атказанган укытучы" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.
-
Өч гаилә ана сертификаты алды
Тантаналар сараенда, күркәм традиция буенча, ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
-
Юл ремонтланган
Тукай районында «Алан», «Прибрежный», «Орбита – 2» һәм «Бриз» бакчачылык ширкәтләрендә Водозабор урамында 5,5 километр арада юл ремонтланган.
-
Бәясе дә бәясе...
29 июньгә алынган мәгълүматларга караганда Тукай районы Татарстан муниципалитетлары арасында сыер итенең иң югары бәясен саклап калды.