4 июнь 2018 яңалыклары
-
Кузбасста югалган кызның мәетен суыткычтан тапканнар
Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә җиде яшьлек кыз берничә көн элек югалган булган.
-
Татарстанда һава торышы бозыла
Мөмкинлеккә карап, өйдән чыкмау, ерак араларга бармау киңәш ителә.
-
Иректаңда Ислам дине нигезләрен өйрәнделәр
Кеше гомер буе укый, өйрәнә, тормыш куа, ахыр чиктә яшәү рәвеше дингә нигезләнергә тиешлеген аңлый. Иректаң авылында быел «Ислам дине нигезләре» дигән укулар оештырылды. Шунда сигез кеше, һәр дәресне көтеп алып, бик теләп йөрдек. Мәчетебез җылы, тирә-якка нурлар чәчеп тора. Авыл мулласы Гөлдүс хәзрәт Зәйнуллин безне һәр иртәдә якты йөз белән каршы алды. Мәчетне исә изге күңелле егетебез Рамил Кәримов төзеткән иде. Иректаң авылына, иман нуры чәчеп, шушы Салих мәчетеннән азан яңгырап тора.
-
Аракы сатучылар турында хәбәр итсәң – акча бирәләр
Легаль булмаган аракы сатучылар турында «Халык контроле» дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәр итүчеләргә акчалата премия вәгъдә итәләр.
-
Әй күңелле балачак
Мусабай-Завод авылында узган бәйрәм җәйнең беренче көне, каникул башлануы һәм балачакның гүзәл бер бәйрәме булып балаларның күңелендә уелып калды.
-
1нче июнь көнне Сәмәкәй авылында гомер итүче тыл ветераны Салихова Бәрия Салих кызы үзенең гомер бәйрәмен - 95яшен каршылады
Аны олугъ юбилее белән Тукай муниципаль районы аппарат җитәкчесе Әсхәдә Зиятдиновна Наврозова тәбрикләде.
-
Бабайлар әйткән : “Үрмәкүч һәм кигәвен күп чыкса, кыяр яхшы уңар ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ