Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әй күңелле балачак

Мусабай-Завод авылында узган бәйрәм җәйнең беренче көне, каникул башлануы һәм балачакның гүзәл бер бәйрәме булып балаларның күңелендә уелып калды.

Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан оештырылган "Әй күңелле балачак!" дип исемләнгән бәйрәмдә алар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Татар халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе - Сабантуенда уйнала торган уеннар: капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп бүләк кисү, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка бик күп төрле кызыклы уеннар балалар күңеленә хуш килде. Балачак  бәйрәменә  кунакка килгән Ростов курчаклары балаларны рәхәтләнеп биеттеләр, җырлаттылар.

       Бәйрәм ахырында  һәрбер бала тәмле туңдырма белән сыйланды, төштән соң кызыклы һәм бик тә күңелле цирк карадылар. Бу  көн алар өчен чын бәйрәм булды. Бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Илмир Ямаловка, Татьяна һәм Илдар Фассаховларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

     Күк йөзебез һәрчак аяз, балалар бәхетле булсыннар!

 

 

 

 

Мусабай-Завод авылы китапханә мөдире Гөлшат Салихова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев